Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Новости

Китап күргәзмәсе: “Яшәү өчен көрәш”

Кешелек дөньясы каршында хәзерге көннең иң куркыныч афәте – наркомания һәм аңа каршы көрәш проблемасы тора. 1 март – наркомания һәм наркобизнеска каршы халыкара көрәш көненә карата Аксу авылы китапханәсендә “Яшәү өчен көрәш” дигән күргәзмә эшләнде.Күргәзмәнең төп максаты: укучыларыбызга наркотикларның нинди зарарлы булуын аңлату, аның турында төрле язучыларның китаплары белән таныштыру һәм бу көннең килеп чыгу тарихы буенча мәгълүмат бирү. Күргәзмәгә төрле китаплар, тематик папка куелды.

Әңгәмә: "Бәхет ни ул?"

Әңгәмә: "Бәхет ни ул?"-Татар әдәбияты классигы, язучы Шәриф Камалның тууына 135 ел тулу уңаеннан Аксу авылы китапханәсендә "Бәхет ни ул?" темасына әңгәмә үткәрелде. Чарада урта төркем укучылары катнашты. Әңгәмә язучының "Акчарлаклар" повесты буенча алып барылды.

"Тормышта батырлыкка урын бар"

20 нче февраль көнне Аксу авылы китапханәсендә Муса Җәлилнең тууына 113ел тулуга багышлап үткәрелгән "Тормышта батырлыкка урын бар" бәйгесендә җиңү яулаган укучылар өчен Дипломнар тапшыру тантанасы булып узды. Китапханәче Нургалиева Ф.Җ. бәйгедә катнашкан укучылар белән берлектә патриот - шагыйрь Муса Җәлилнең иҗатына тагын бер кат күзәтү ясады.Соңыннан укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр. Киләчәктә тагын да шагыйрьнең иҗатын тулырак өйрәнергә, аның кебек батыр, кыю булырга сүз бирделәр.