Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Новости

Татар халкының бөек улы, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 112ел тулу уңаеннан китапханәдә "Кешелекнең җиңелмәс көрәшчесе" темасына китап күргәзмәсе оештырылды.Ә Аксу урта мәктәбе белән берлектә "Батыр үзе үлсә дә, исеме кала" дигән темага әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

2нче февраль көнне Аксу авылы китапханәсендә “Табигатьне саклыйк!” темасы астында экологик викторина үткәрелде. Укучыларда туган як табигатен ярату, экологик культура тәрбияләү максатыннан оештырылган чарада Аксу урта мәктәбенең 5-6 сыйныф укучылары катнашты.

"Китап сөючеләр" бәйрәме:"Китап - галим, телсез мөгаллим".

30нчы гыйнвар көнне Аксу авылы китапханәсендә 2017нче елга нәтиҗә ясалды, китапханәнең иң күп китап укучыларын ачыклау буенча "Китап сөючеләр" бәйрәме үткәрелде. Кичә ике өлештән торды. Аның беренче өлешендә "Китап - галим, телсез мөгаллим" темасына әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Ә икенче өлешендә 2-4нче сыйныфның I, II, III урын яулаган иң күп китап укучылары әниләре белән берлектә төрле биремнәр үтәп, көч сынаштылар. Төркемнәр: "Туганлык", "Бердәмлек", "Дуслык". Бәйрәм ахырында "Китапханәнең иң күп кита

2018 нче ел Татарстан Республикасында бөек рус язучысы Л.Н. Толстой елы. Шушы ел уңаеннан китапханәдә төрле чаралар үткәрелә башлады. Аксу урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары атна дәвамында китапханәдә булып, Л.Н.Толстойның “Слива төше” (“Косточка”) дигән китабы белән таныштылар.Китаптагы хикәяләрне, мәсәл һәм әкиятне кычкырып уку оештырылды, фикер алышынды. Укучыларга үзләренә ошаган әсәргә карата рәсемнәр ясарга тәкъдим ителде.

3гыйнвар Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеевның тууына 85 ел. Шул уңайдан Аксу авылы китапханәсендә әдипнең китапларыннан торган "И.Юзеев-яшьлек җырчысы" темасы астында китап күргәзмәсе куелды. 4нче гыйнвар көнне кече һәм урта төркем укучылары белән шагыйрь иҗатына багышланган әдәби кичә үткәрелде. Китапханәче И.Юзеевның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, презентация күрсәтелде. Шагыйрьнең балалар өчен чыккан "Аю сатам, кем ала?", "Кар өстендә дөяләр"китапларыннан сәнгатьле итеп шигырьләр укылды.

3гыйнвар Татарстанның халык шагыйре,Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илдар Юзеевның тууына 85 ел. Шул уңайдан Аксу авылы китапханәсендә әдипнең китапларыннан торган "И.Юзеев-яшьлек җырчысы" темасы астында китап күргәзмәсе куелды. 4нче гыйнвар көнне кече һәм урта төркем укучылары белән шагыйрь иҗатына багышланган әдәби кичә үткәрелде. Китапханәче И.Юзеевның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, презентация күрсәтелде. Укучылар тарафыннан шагыйрьнең балалар өчен чыккан "Аю с

Тарихи сәгать:"Мин-Россия гражданины".

12 декабрь - Россия Конституциясе көне уңаеннан Аксу авылы китапханәсе,мәдәният йорты һәм Аксу урта мәктәбе берлектә "Мин - Россия гражданины" дигән темага тарихи сәгать үткәрелде. Аны Аксу урта мәктәбе директоры, тарих укытучысы Хәйруллин Т.Д. ачып җибәрде. Ул үзенең чыгышында тарихи вакыйгаларга тукталды. Югары сыйныф укучылары кеше һәм гражданның хокуклары һәи ирекләре бүлеге буенча мәгълүмат бирделәр.Урта төркем укучылары кичәне шигырьләр сөйләп тулыландырдылар. Ахырдан китапханәче Нургалиева Ф.Җ. ки

3нче ноябрь көнне Аксу авылы китапханәсендә Татарстан Республикасы Конституциясе көненә карата "Конституцияне беләсеңме?" темасы астында хокукый уен үткәрелде. Анда урта төркем укучылары катнашты.

24нче октябрь көнне Аксу урта мәктәбендә Парламент дәресе-2017 үтте.Ул Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышланды.Авыл китапханәчесе дәрескә китап күргәзмәсе әзерләде.Парламент сәгатендә 11нче сыйныф укучылары төп закон тарихына тукталдылар,ә 8нче сыйныф укучылары яшь патриотлар буларак, бу бәйрәмдә әдәби-музыкаль чыгыш күрсәттеләр.

Аксу авылы китапханәсендә 15октябрь-Бөтендөнья шигърият көненә карата 15нче октябрь көнне шигырь яратучылар бәйгесе үткәрелде.Бәйгедә кече һәм урта төркем укучылары катнашты. Алар үзләре өйрәнгән шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр.Китапханәче бәйрәм ахырында язучыларыбыз, шагыйрьләребез иҗатыннан шигырь турында өзекләр укып үтте һәм нәтиҗә ясады.Укучыларга бүләкләр тапшырылды. Алар өйләренә китапханәдән китаплар алып, күтәренке рухта таралыштылар.

15октябрь-Хәтер көне-Казанны яклап шәһит киткән бабаларыбызны, аларның горур көрәшен, батырлыкларын искә алу көне.Шул уңайдан,10 нчы октябрь көнне Аксу авылы китапханәсендә "15октябрь-Хәтер көне" дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Ә 12нче октябрь көнне Аксу урта мәктәбенең тарих укытучысы белән берлектә "Хәтерләүдән курыкма син, ил үткәнен онытма син!" дигән тема астында әдәби-музыкаль кичә оештырылды.

Әдәби сәгать:"Әдәбиятта укытучы образы".

Укытучылар көне уңаеннан Аксу авылы китапханәчесе 5нче октябрь көнне өлкән төркем укучылары белән Аксу урта мәктәбе укытучыларын тәбрикләү тантанасы оештырды. Ә китапханәдә урта һәм кече төркем укучылары белән "Әдәбиятта укытучы образы" темасына әдәби сәгать үткәрелде. Кичә барышында Ш.Камалның "Авыл мөгаллиме" хикәясен укып, укучыларның фикерләре тыңланылды.Китапханәче "Сезнең исем тәүге язлар кебек, Хәтерләргә кереп береккән!" темасы астында оештырылган китап күргәзмәсендә урын алган китапларның кыск