03 октября 2017
1октябрь-Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Аксу авылы китапханәчесе китапханәнең иң актив өлкән яшьтәге китап укучыларын өйләренә барып тәбрикләде.
20 сентября 2017
Әдәби-музыкаль кичә:"Ул кабызган утлар сүнмәс алар!"
15 сентября 2017
15сентябрь-Буа шәһәренең туган көне.Китапханәдә бу көн уңаеннан "Ә шулай да син күпләрдән ямьлерәк, Буакаем!" дигән тема астында информация сәгате узды.
15 сентября 2017
5нче сентябрь көнне Аксу урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен бердәм Мәдәният дәресе үтте. Дәрестә шулай ук 1нче сыйныф укучыларының әниләре һәм авыл китапханәчесе катнашты.Дәрес барышында башлангыч сыйныф җитәкчесе Зиннәтуллина Л.Ф."Укучыларның мәдәни көндәлеге" дигән республика күләм проектының максаты,әһәмияте турында сөйләде, мәдәни көндәлек белән ничек эшләргә кирәклеген аңлатты. Авыл китапханәсе мөдире Нургалиева Ф.Җ. балаларга китап укуның мөһимлеге һәм китапның кыйммәте турында сөйләде,
15 сентября 2017
14нче сентябрь көнне Аксу урта мәктәбенең 2нче сыйныф укучылары белән "Әкиятләр дөньясында" булдык.Китапханәче кичәнең беренче өлешендә укучыларны әкиятләрнең төрләре белән таныштырды.Ә икенче өлешендә "Әкиятне таны", "Табышмак әйтәм, җавабын тап"(җавапларындагы сүзләр нинди әкиятләрдә очрый?), "Мәкальләр" (бу мәкаль кайсы әкияткә туры килә?) уеннары уйнатылды.Ахырдан балалар компьютерда үзләре яраткан әкиятләрен карадылар.
13 сентября 2017
13нче сентябрь көнне китапханә ишекләрен 4нче сыйныф укучылары ачты.Алар белән "Яңа китап-яңа ачыш" темасы астында китапханәгә яңа кайткан китаплардан "Укучы календаре" дигән китап белән танышу сәгате үткәрелде.
12 сентября 2017
Аксу авылы китапханәсендә 12нче сентябрьдән 17нче сентябрьгә кадәр "Китаплар иле сезне көтә!" темасы астында ачык ишекләр атналыгы игълан ителде. Атналыкның беренче көнендә 1нче сыйныф укучылары өчен "Китаплар иленә сәяхәт" темасы астында библиографик дәрес үткәрелде. Китапханәче китаплар турында сөйләде, китапларны уку кагыйдәләре белән таныштырды."Минем беренче китапларым" исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Укучыларга бүләкләр һәм "Исеңдә тот, укучым!" буклетлары тапшырылды.
05 сентября 2017
3нче сентябрь көнне Аксу авылы китапханәсендә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә карата "Без террорга каршы" темасына тарихи сәгать үткәрелде.
02 сентября 2017
Әдәби-музыкаль кичә :"1нче сентябрь-Белем бәйрәме".
02 сентября 2017
30нчы август көнне китапханә районыбызда Татарстан Республикасы көне, шәһәребезгә 237, Буа районына 87 ел тулу уңаеннан үткәрелгән тере чәчәкләрдән ясалган панно күргәзмәсендә катнашты.
02 сентября 2017
30август-Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көне уңаеннан "Гүзәл башкалам" темасына китап күргәзмәсе оештырылды.
25 августа 2017
25август-Җәлилчеләрне искә алу көне уңаеннан Аксу авылы китапханәсендә "Җәлил һәм җәлилчеләр" темасы астында урта төркем укучылары белән тарихи сәгать үткәрелде. Максат итеп укучыларда тотрыклы патриотик, югары рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү куелды. Китапханәче үзенең чыгышында җәлилчеләр булган төрмәләр, башлары киселгәндә дә Газраилнең күзенә туры карап, елмаеп үлгән чын каһарманнарның язмышлары турында сөйләп китте. Укучылар М.Җәлилнең Моабит дәфтәреннән үзләре өйрәнгән шигырьләрен искә төшерделәр.
14 июля 2017
Экология елы кысаларында ТРның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан оештырылган "Чиста яр буйлары" акциясе дәвам итә. Акция кысаларында сулыкларны, елга,күл, чишмә буйларын чистарту күз уңында тотыла.12нче июль көнне Аксу авыл җирлеге, китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре чишмәләр, платина тирәләрен чүп-чардан арындыруда үзләреннән өлеш керттеләр.
11 июля 2017
Аксу авылында мәдрәсә каршында 3нче июльдән 15нче июльгә кадәр җәйге лагерь оештырылды.Анда барысы 38 бала йөри. Аларны дин сабакларына авылыбызның абыстае Шарафуллина Фатыйма Гали кызы өйрәтә. 11нче июль көнне мәдрәсәдә балалар янында авыл китапханәчесе Нургалиева Ф.Җ. да булды. Ул аларны дини рухта язылган шигырьләр белән таныштырды.Бигрәк тә Габдулла Тукай иҗатына киңрәк тукталды. Аның "Таян Аллага", "Ана догасы","Китап", "Туган тел", "Васыятем" һәм башка шигырьләре кычкырып укылды. Шигырьләрдә балалар
04 июля 2017
1нче июль көнне Бөек Ватан сугышы ветераны Мөлеков Котдүс Гариф улын 90 яшь тулу уңаеннан район җитәкчеләре, Аксу авыл җирлеге, китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре, Аксу урта мәктәбе укучылары котлады.
02 июля 2017
29нчы июнь көнне Аксу авылы мәдәният йортында "Солдатка китә егетләр" темасы астында авылыбызның ике егетен Замалтдинов Нияз һәм Мингалеев Ильмирны Армия сафларына озату кичәсе үткәрелде. Кичәгә китапханәче Нургалиева Фәридә тарафыннан "Нинди бәхет, нинди сәгадәт ул-хезмәт итү газиз Ватанга!" исемле китап күргәзмәсе оештырылды.Чарада авыл яшьләре,авыл халкы һәм Аксу авыл җирлеге башлыгы Гатауллин Шәүкәт Габбас улы катнашты. Ул үзенең чыгышында солдатка китүче егетләребезгә үзенең изге теләкләрен җиткерде. А
24 июня 2017
Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез.22 июнь көнне Аксу авылы китапханәсендә Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан "Әсирләрнең фаҗигале язмышы" дигән исем астында тарихи сәгать үткәрелде . Чарада кече, урта төркем укучылары һәм мәдәният йорты җитәкчесе катнашты."Каләмне корал итеп" дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырылды. Укучыларга күргәзмәдә урын алган китапларны укырга тәкъдим ителде.
11 июня 2017
Аксу авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә 11нче июн көнне Россия көненә багышлап "Россия-минем Ватаным"дигән темага тарихи сәгать үткәрелде. Чарага мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге балалар килде. Китапханәче аларга бу көннең ничек барлыкка килгәнен сөйләде,"12июнь - Россия көне" темасы астында оештырылган китап күрәзмәсенә күзәтү ясады."Россиянең дәүләт символлары" исемле презентация аша балалар белән дәүләт символлары искә төшерелде. Чара барышында балалар зур горурлык белән Ватаныбыз турында шиг
07 июня 2017
6июнь-Россиядә Пушкин көне буларак билгеләп үтелә.Бөек рус шагыйренең исеме әллә ничә буын укучыларыбызга таныш.Аның әкиятләрен балачактан ук бик күпләр ярата. Шагыйрьнең шигырьләре җиңел укыла, истә кала. Әлеге дата хөрмәтенә 6нчы июнь көнне Аксу авылы китапханәсендә кече һәм урта төркем укучылары "Жил, живет и будет жить поэт,Ибо возраст Пушкинский-бесмертье" исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар. "Пушкин укулары" укучыларда зур кызыксыну уятты.Алар язучының шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.
06 июня 2017
4нче июнь көнне Аксу авылы китапханәсендә 5июнь-Бөтендөнья әйләнә-тирәне саклау көненә карата "Табигать ярдәм көтә" темасына әңгәмә үткәрелде.