Әдәби-музыкаль кичә:"1нче сентябрь-Белем бәйрәме".
Әдәби-музыкаль кичә:"1нче сентябрь-Белем бәйрәме".
Әдәби-музыкаль кичә:"1нче сентябрь-Белем бәйрәме".
Рәсем бәйгесе: "Яман гадәтләр-безнең дусларыбыз түгел".
Игра-путешествие:" Путешествие по сказкам А.С.Пушкина".
Балалар иртәсе: "Балалар-безнең киләчәгебез".
17 мая Аксунская сельская библиотека приняла эстафету среди библиотек района «Лев Толстой: время читать и восхищаться», посвященная к 190-летию со дня рождения великого русского писателя Л.Н.Толстого. Совместно со школой провели литературный праздник на тему"Всё начинается с детства".
Китапханәдә 15май- Халыкара гаилә көне уңаеннан "Китаплы гаилә бәхетле гаилә" темасына китап күргәзмәсе оештырылды.
15май -Халыкара гаилә көнендә тыл ветераны Шагаретдинова Рәхилә Миннулла кызына 90 яшь тулды. Бу көнне Аксу авыл җирлеге, китапханә, мәдәният йорты җитәкчеләре һәм Аксу урта мәктәбе укучылары Рәхилә апаны олы юбилее белән котларга бардык.
Сугыш ветераны белән очрашу кичәсе: "Батырлар даны мәңгелек!"
Әдәби-музыкаль кичә:"Тукай-безнең йөрәкләрдә".
15апрель - шагыйрь Мәхмүт Хөсәеннең тууына 95 ел тулу уңаеннан башлангыч сыйныф укучыларын аның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру сәгате үткәрелде. Шагыйрьнең балалар өчен язган шигырьләрен кычкырып уку оештырылды. Башлангыч сыйныф укучылары китапханәгә Мәдәни көндәлекләр белән йөриләр. Бу көнне дә алар белән көндәлекләрдәге биремнәрне үтәү буенча эш алып барылды.
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулу уңаеннан Аксу авылы китапханәсендә "Сөй гомерне,сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын" дигән китап күргәзмәсе оештырылды.
11нче апрель көнне Буа үзәк китапханәсендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулу уңаеннан "Тукай-шигъри чишмәбез" темасы астында үткәрелгән шигырь бәйгесендә Аксу авылы китапханәсеннән дә укучылар катнашты. Бу сайлап алу турында 3нче сыйныф укучысы Сәмитова Алинә Лев Толстойның "Песи баласы" хикәясен,ә 11нче сыйныфтан Нургалиева Рәфия Гөлнур Айзатуллованың "Тукайга" шигырен сөйләделәр.
2апрель-Халыкара балалар китабы көне уңаеннан Аксу авылы китапханәчесе "Китап-белем чишмәсе" темасы астында әдәби-музыкаль кичә үткәрде.Кичә барышында укучылар китап турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар.3нче сыйныф укучылары Рабит Батулланың "Албасты" әкиятен, ә 7 нче сыйныфлар"Эләктеләр" кәмит-фельетонын сәхнәләштерделәр.
Әдәби сәгать:"Әкиятче Батулла".
Әңгәмә:"Терроризм-21нче гасыр бәласе".
Литературный вечер: "По страницам жизни Л.Н.Толстого"
1март-наркоманиягә һәм наркобизнеска каршы халыкара көрәш көне уңаеннан Аксу авылы китапхансендә "Наркомания-афәт ул" дигән тема астында китап күргәзмәсе оештырылды һәм үткәрелгән чаралар барышында аңа күзәтү ясалды. Аксу урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучылары белән "Тайгак юлдан атламыйк" темасына әңгәмә ,ә 7нче сыйныф укучылары белән Айсылу Галиеваның "Соңгы каникул" китабыннан "Кайф" хикәясен укып, фикер алышу сәгате үткәрелде.
Китап күргәзмәсе:"Ватан өчен, илем өчен!". Әдәби-шигъри бәйге:"Ватанны саклаучыларга хөрмәт һәм дан!".
Әдәби-ринг: "Татар халык табышмаклары".
21февраль-Халыкара туган тел көне.