21 июнь- Хәтер көне уңаеннан "Батырлык үлемсез, хәтер мәнгелек" темасына китап күргәзмәсе оештырылды.
21 июнь- Хәтер көне уңаеннан "Батырлык үлемсез, хәтер мәнгелек" темасына китап күргәзмәсе оештырылды.
21 июнь- Хәтер көне уңаеннан "Батырлык үлемсез, хәтер мәнгелек" темасына китап күргәзмәсе оештырылды.
12 июнь-Россия көне.
6 июнь проводилось литературный ко дню рождения русского писателя А.С.Пушкина
1 июнь- Халыкара балаларны яклау көне. Шул уңайдан мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Күңелле безнең балачак" дигән кичә уздырылды. Балалар белән төрле уеннар уйнадык,җырлыр җырладылар, шигырьләр сөйләделәр,төрле бәйгеләр булды
27 май китапханәчеләр көне уңаеннан китапханәдә ачык ишекләр көне утте.
15 май - Халыкара гаилә көне.Шул уңайдан китапханәдә "Гаилә җылы учак" дигән күргәзмә оештырылды.
8 май -Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан "Алар Җиңү көнен якыйнайтты" дип исемләнгән сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашу узды.Укучылар тарафыннан әзерләнгән әдәби-музыкаль монтаж күрсәтелде.
26 апрель - күчмә китапханәдә (Югары Наратбаш авылы) өлкән яшьтәге китап укучылар белән халык шагыйре Г.Тукайның туган көне уңаеннан "Тукай безнең күңелләрдә" дигән әдәби сәгать уздырылды.
18апрель көнне башлангыч сыйный укучылары белән "Без Тукайны укыйбыз" дигән әдәби сәгатьуздырылды.Балаларны китап күргәзмәсе белән таныштырдым.Тукайның шигырьләрен укыдылар,әкиятләрен сөйләделәр.
7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне.Шул уңайдан 6 апрель китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары белән "Сәламәт булыйм дисәң" дигән темага сәламәтлек сәгате үткәрелде
2 апрель - Халыкара балалар китабы көне. Шул уңайдан 2-3 сыйныф укучылары белән "Мин кулыма китап алам..." дигэн әдәби сәгать үткәрелде.
22 март көнне китапханә, мәдәният хезмәткәрләре мәктәп белән берлектә мәдәният йорты каршында "Нәүрүз, мөбәрәкбад!" дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде.
20 март - китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары белән "Табигать язмышы - безнең язмыш" дигән темага әңгәмә уздырылды.Табигатьне саклау, аны пычратмау, табигать байлыкларын бездән соңгы буыннарга да калдыру безнең уртак бурычыбыз . Әнә шулар турында әңгәмә кордык. Китап күргәзмәсе белән таштырылды.Балалар язгы каникулларда укырга кызыклы китаплар да алдылар.
ТАССРга 100 ел уңаеннан китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды һәм күзәтү ясалды.
8 март - хатын-кызлар көне уңаеннан мәдәният йорты һәм китапханә берлектә "Ягез әле ,ярышка!" дигән бәйрәм уздырылды. бәйрәм конкурс формасында узды. Мәкальнең ахрын әйтергә, шигырьдән өзек укып авторын һәм әсәрнең исемен табарга, автор әсәрләрен атарга һ.б.бәйрәм бик күңелле узды.
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Кайбыч мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Солдат хатлары" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә уздырылды. Бу кичәгә 5 солдатның әти - әниләре чакырылды. Солдатларның хатлары укылды,әти - әниләре ,туганнары өчен җырлар яңгырады.
21 февраль көнне Югары Наратбаш (күчмә китапханәдә) клубында өлкән буын китап укучылар белән "И, газиз туган телем!" темасына әдәби сәгать узды.Апалар шигырьләр укыдылар,викторина сорауларына җаваплар бирделәр,кичәне "Туган тел" җыры белән тәмамладык.
21 февраль Халыкара туган тел көне уңаеннан мәктәп белән берлектә "Туган телем - иркә гөлем" дигән әдәби кичә уздырылды.Мәкальләр әйтелде,шигырьләр сөйләделәр. Кичәне "Туган тел" җыры белән тәмамладык.М.Җәлилнең тууына 113 елтулуга багышланган "Тормышта батырлыкка урын бар" бәйгесендә җиңү яулаган укучыларга Дипломннар тапшырылды.
15 февраль көнне Кайбыч авылы китапханәсендә 2-3 сыйныф укучылары белән "И, газиз туган тел!" дигән темага туган телгә мәхәббәт, горурлану хисе тәрбияләү максатыннан әңгәмә уздырылды.Тел турында мәкалләр әйтелде,шигырьләр укылды.
21 февраль Халыкара туган тел көне уңаеннан китапханәдә "Татар телем - иркә гөлем" дигән темага китап күргәзмәсе оештырылды.