11 февраля 2019
Герой шагыйрь М.Җәлилнең тууына 113 ел уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары белән "Тормышта батырлыкка урын бар" дип исемләнгән әдәби кичә уздырылды.Балалар шигырьләр сөйләделәр,җырларын җырладылар,шигырьләренә рәсемннәр ясап килделәр.Китапханәче кыскача шагыйрьнең биографиясе белән таныштырды.Китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
07 февраля 2019
Китапханәдә Герой шагыйрь Муса Җәлилнең тормышына һәм иҗатына карата кызыксыну уяту,ихтирам хисләре тәрбияләү максатыннан 4 сыйныф укучылары белән "Халкыбыз каһарманы" дигән әдәби кичә уздырылды.Муса Җәлилнең тормыш юлы,иҗаты белән таныштырылды.Укучылар шигырьләрен сөйләделәр.Кичә ахырында шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча сораулар бирелде.
02 февраля 2019
2019 ел - Россиядә Театр елы, ТР Эшче һөнәрләр елы уңаеннан китапханәдә "Театр яктылыкка ,нурга илтә", "Һөнәрле үлмәс- һөнәрсез көн күрмәс" темалары астында китап күргәзмәләре оештырылды.
28 января 2019
27 гыйнвар - Ленинград камалышы өзелүгә 75 ел.Шул уңайдан Кайбыч авылы китапханәсе мәктәп белән берлектә "Тормышка юл" дип исемләнгән тарих сәгате үткәрде.Тарих укытучысы Махмутова А.Р. укучыларга сугыш турында, Ленинград камалышы турында сөйләде. Балаларның сорауларына җавап бирде. Китапханәче "900 көн Батырлык" китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.
13 декабря 2018
12 декакбрь - РФ Конституция көне уңаеннан 8.9 сыйныф укучылары белән "Умники и Умницы" интелектуаль уен уздырылды: сорауларга җавап,бирелгән хәрефләрдән сүзләр төзү,әкиятләрдән өзекләр."Умницы" командасы иң күп очко туплап җиңүче булды.
11 декабря 2018
Инвалидлар декадасы кысаларында физик мөмкинлекләре чикле китап укучыларга өйләренэ китаплар һәм газета-журналлар илтеп бирелде.
28 ноября 2018
25 ноябрь -күчмә китапханәдә (Ю.Наратбаш авылында) аналар көне уздырылды. Бәйрәм чәй табыны артында узды.Әниләр турында җырлар башкарылды,шигырьләр сөйләнде.
28 ноября 2018
24 ноябрь- аналар көне уңаеннан мәдәният йорты белән берлектә "Җәннәт әниләрнең аяк астында" дигән әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Кичәдә аналарга багышлап җырлар яңгырады,шигырьләр укылды.
25 октября 2018
Комсомолга 100 ел.Китап күргәзмәсе.
22 октября 2018
Парламент дәресе.
11 октября 2018
1 сыйныф укучылары белән китапханәгә сәяхәт
02 октября 2018
01.10.2018. Кайбыч мәдәният йортында китапханә белән берлектә иҗат сезоны ачылуга һәм 1.октябрь - өлкәннәр көне уңаеннан "Җир өлкәннәр белән ямьле" дигән бәйрәм уздырылды.
19 сентября 2018
19 сентябрь Кайбыч мәктәбендә китапханә белән берлектә башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлекләр тапшыруга карата мәдәни дәрес уздырылды.
18 сентября 2018
18 сентябрь - Кайбыч авылы китапханәсендә язучы.шагыйрь Абдулла Алишның тууына 110 ел уңаеннан , аның иҗатына карата кызыксыну тәрбияләү,әкиятләре аша сер саклау,дуслык хисләре кебек сыйфатлар булдыру,өлкәннәргә ихтирамлык хисләре тәрбияләү максатыннан чыгып "Алиш әкиятләре буенча сәяхәт" дигән темага әдәби сәгать уздырылды.Кыскача А.Алишның биографиясе белән таныштырдым, әкиятләре буенча фикер алыштык, викторина сорауларына җавап бирделәр
14 сентября 2018
3 август көнне балаларның җәйге ялларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү максатыннан урам бәйрәме уздырылды. Балалар төрле уеннарда,бәйгеләрдә катнаштылар,шигырьләр сөйләделәр,Соңыннан җиңүчеләргә призлар тапшырылды.
09 сентября 2018
9 сентября в Кайбицкой сельской библиотеке с учащиемся 4 класса Кайбицкой ООШ прошла литературная беседа "Лев Толстой - детям".Познакомила детей с великим русским писателем Львом Николаевичем Толстым, его творчеством и личным вкладом в детскую литературу.Цель этого мероприятия приобщение детей младшего школьного возраста к миру книжной культуры, воспитание у детей интерес к книге и ее героем.Была организвана книжная выставка, прочитали отрывки из рассказов,сказок.
27 июля 2018
Авыл китапханәчесе Закирова Р. Кайбыч авылы ындыр табагында хезмәт куючы игенчеләр янында булып , аларны газета-журналлар аша урып-җыю эшләренең ничек баруы белән таныштырды.
14 июня 2018
9 нчы июнь көнне Кайбыч авыл китапханәсендә "Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында " Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз" темасына рәсем бәйгесе үткәрелде.
02 июня 2018
Кайбыч мәдәният йортында 1 июнь -Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан " Әй, күңелле балачак" дип исемләнгән кичә уздырылды.Балалар шигырьләр сөйләделәр,биюләр,җырлар башкардылар.Төрле уеннар уйнадылар.Бүләкләр тапшырдык,соңыннан тәм-томлар белән сыйландылар.Мультфильм күрсәтелде.
02 июня 2018
27 май -Бөтендөнья китапханәчеләр көне уңаеннан "Китап. Китапханә.Китапханәче." дигән темага библиографик дәрес уздырылды