25 мая 2018
24 май көнне китапханә,мәдәният хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыгы һәм район вәкилләре Югары Наратбаш авылында яшәүче тол ветераны Җәләлиева Гөлҗиһан Галим кызын 100 яшь гомер бәйрәме белән котладык.
22 мая 2018
15 май - "Халыкара гаилә көне" уңаеннан китапханәдә "Гаилә - милләтнең нигезе" дигән темага китап күргәзмәсе оештырылды.
18 мая 2018
"Гаилә көне"уңаеннан - 17 май көнне Кыр Энәле авылында 50 ел бергә тату гомер кичерүче Валиуллин Хафиз һәм Рәмзия апаларны алтын туйлары белән котлап кайттык.Катнаштылар мәдәният хезмәткәрләре,авыл җирлеге башлыгы - Абдрахманов Н.Ш. һәм китапханәче.
24 апреля 2018
23 апрель көнне Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 132 ел тулу уңаеннан 6-7 сыйныф укучылары белән "Кем тизрәк" дигән интелектуаль уен уздырылды.Уен 5 турдан торды: сорау-җавап (Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты),игътибарлы бул( слайд),рәсемнең исемен тап(слайд), хәрефләрдән сүз төзү(Кушлавыч), капитаннар ярышы.
19 апреля 2018
18 апреля сельская библиотека совместно со школой провели литературный урок-игра "Звездный час" по теме "По страницам жизни и творчества Л.Н.Толстого".Была организована книжная выставка "Лев Толстой - детям".Игра "Звездный час" состояла из 3 туров: 1 тур - жизнь и творчество; 2 тур - произведения Л.Н.Толстого; 3 тур - составление слова из словосочетания "Лев Толстой".За правильный ответ получали 1 звезду,в финале выходили 2 участника.Они образовали слова от одного данного слова.
17 апреля 2018
3 апрель көнне китапханәдә Халыкара балалар китабы көне уздырылды. Шул уңайдан "Әкиятләр илендә " дип исемләнгән төрле халык әкиятләреннән торган китап күргәзмәсе ясалды. Балалар белән ярыш-уен уздырылды - тылсымлы әйберләр,сорау-җавап, әкияти җырлар, хатаны төзәт, мине таны.Сораулар төрле халык әкиятләреннән алынды.
27 марта 2018
15 март - РФ президентын сайлаулары уңаеннан, 9 сыйныф укучылары белән "Терроризм - 21 гасыр чире" дигән темага әңгәмә уздырылды һәм презентация күрсәтелде.Әңгәмәдә хокук белеме укытучысы Махмутова А.Р. чыгыш ясады.Сайлауларның әһәмияте һәм терроризмның нинди куркыныч тудыруы хакында сөйләшү узды.
15 марта 2018
13 марта в Кайбицкой сельской библиотеке с учащимся 3 класса Кайбицкой общеобразовательной школы прошел литературный урок-обсуждения по рассказу Л.Н.Толстого "Косточка".Анализировали произведению, были заданы вопросы по рассказу.
28 февраля 2018
21 февраль көнне авылы китапханәчесе татар теле укытучысы белән берлектә Кайбыч мәктәбе укучылары белән "Телем һәм сүзем" дигән танып-белү сәгате үткәрде. Мәкальләр һәм табышмаклар китапларыннан күргәзмә оештырылды.Сүз һәм тел турында мәкальләр һәм табышмаклар әйтелде.
28 февраля 2018
19 февраль - балалар бакчасында "И матур тел,и туган тел!" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды.Туган тел турында шигырьәр сөйләделәр,җырлар җырладылар, татар халкының җырлы-биюле уеннары уйналды.Бәйрәм "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
28 февраля 2018
16 февраль - мәктәп һәм авыл китапханәләренә экскурсияләр оештырылды.Балалар өчен әдәби китаплар белән таныштырылды.
28 февраля 2018
Кайбыч авылы китапханәсендә 15 нче февральдән 22 нче февральгә кадәр Халыкара туган тел көненә карата атналык игълан ителде.Атналыкның беренче көнендә "Сүзлек бабайда кунакта", "Татар теем - иркә гөлем" темасына китап күргәзмәләре оештырылды. Герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан "Гомерем минем моңлы бер җыр иде,үлемемдә яңгырар җыр булып" темасына китап күргәзмәсе оештырылды һәм күзәтү ясалды.
08 февраля 2018
7 нче февраль- Кайбыч мәктәбенең 6 сыйныф укучылары белән "Экология һәм кеше" дигән темага фикер алышу сәгате узды. Балаларга экологик тәрбия бирү, аларда табигатькә, тереклек ияләренә аңлы,сакчыл караш,туган якка, аның табигатенә мәхәббәт уяту бурычы тора.Табигать - кеше тәрбияләүнең бай чыганагы.Әнә шулар турында укучылар белән сөйләштек, аларның уй-фикерләрен тыңладык.Кошлар, үсемлекләр һәм хайваннар турында табышмаклар әйтелде.
26 января 2018
.26 января в Кайбицкой общеобразовательной школе совместно с сельской библиотекой прошел литературный урок "Толстой и Ясная Поляна" посвященной к 190 летию со дня рождения русского писателя Л.Н.Толстого.Учащиеся 9 класса коротко познакомили о жизни ,о творчестве Л.Н.Толстого.Была показана презентация "Толстой и Ясная Поляна".Познакомились с книжной выставкой "Зеркало русской души"Участвовали учащиеся с 5 по 9 классы.
24 января 2018
23 гыйнвар көнне Кайбыч авылы китапханәсендә 2 сыйныф укучылары белән "Әдәп - матур гадәт" дигән әдәплелек һәм әхлак дәресе узды.Үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәлере белән таныштык, "Тәмле сүз" китабындыгы әдәп турында шигырьләр,хикәяләр укыдык,әдәп турында мәкальләрне искә төшердек.Әдәплелек нәрсә дигән сүзсоң ул? Шул турыда сөйләштек.
21 января 2018
14 гыйнвар көнне китапханәдә "Каурый каләм" шигърият сөючеләр клубының 2018 елда беренче очрашуы узды.Клубның планы белән таныштырылды.
12 января 2018
11 гыйнвар көнне авыл китапханәсе Кайбыч мәктәбенең 9 сыйныф укучылары белән "Наркомания - ак үлем" дигән темага сәламәтлек сәгате уздырды.Чорыбызның иң зур афәте - наркотиклар.Аны куллана башлауга кешене нәрсә өтәрә соң? Бу һәм башка сорауларга җавапны укучылар белән бергә эзләдек.Төп максатыбыз укучыларда сәламәт яшәү рәвеше алып бару омтылышы тәрбияләү,наркотикларга карата нәфрәт хисе уяту,алар арасында наркоманияне искәртү буенча эш алып бару иде.Бу чарада авыл фельдшеры Вагапова Д.С. чыгыш ясады.
05 января 2018
5 нче гыйнвар көнне китапханәдә балалар белән "Әкияттә кунакта" дигән викторина-уен узды.Әкиятне таны,табышмаклар,бу предмет кайсы әкияттән кебек биремнәр булды.Аннан балалар белән төрле уеннар уйнадык Балаларга бик күңелле булды.Балаларның әти-әниләре дә катнаштылар.Соңыннан бүләкләр тапшырылды.
05 января 2018
3 нче гыйнвар - балаларның каникуллары ваытында, Кайбыч авылы китапханәсендә шахмат-шашка уйнау тәртипләрен өйрәндек.
12 декабря 2017
12 декабрь - Россия Конституциясе көне уңаеннан Кайбыч авылы китапханәсе һәм Кайбыч мәктәбе берлектә "Мин - Россия граңданины" дигән викторина - уен уздырылды.Уенчылар ике командага бүленеп 5 турда ярыштылар. 1."Бала хокуклары" 2."Дәүләт хакимияте" 3."Россиянең Дәүләт символикалары" 4."Кроссворд чишү" 5."Таны" әкияти геройларның нинди хокуклары бозылган? "Минем Ватаным - Россия" дигән китап күргәзмәсе ясалды.Катнаштылар: 9 сыйныф укучылары,тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Махмутова А.Р.