Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 134 ел тулу уңаеннан "Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай" темасы астында Буа үзәк китапханәсе оештырган онлайн шигырь уку бәйгесендә Кайбыч мәктәбе укучылары катнаштылар
4 март Бөтендөнья кычкырып китап уку көне. Шул уңайдан Кайбыч авылы китапханәсе " Рассазы о маме читаем вслух с вами" Республика акциясенә кушылып, башлангыч сыйныф укучылары белән балалар китапханәсе тәкъдим иткән китаплар буенча әниләр турында хикәяләр уку уздырылды.
"Авылымның күренекле шәхесләре" циклыннан Мортазиннар Фирзәр Солтан улы һәм Илсур Солтан улы гаиләләре белән "Бер күрешү үзе бер гомер" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды.
Якташыбыз- сынчы,рәссам, скульптор,архитектор Бакый Урманченың февральаенда туган көне. Шул уңайдан 27 февраль көнне Кайбыч мәктәбенең 8 сыйныф укучылары белән Күл-Черкене авылында урнашкан Бакый Урманче музей-йортында "Без бит Бакый Урманче якташлары" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәдә катнаштык,музей-йортка экскурсия ясадык.
18 февраль көнне күчмә китапханәдә (Ю.Наратбаш) өлкән яшьтәге китап укучылар белән 21 февраль-туган тел көне уңаеннан "Итуган тел,татлы тел!" дигән әдәби сәгать уздырылды.
15 февраль- халкыбызның герой шагыйре Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан, укучыларда патроитик рух тәрбияләү максатыннан "Җәлил һәм җәлилчеләр" дигән әдәби кичә уздырылды.
14 февраль - Кайбыч гоммуми белем бирү мәктәбендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы,ТАССРга 100 ел уңаеннан "Традицияләргә тугры калып, киләчәгебезне булдырабыз" дип исемләнгән парламент дәресе уздырылды.
7 февраль көнне күчмә китапханәдә(Ю.Наратбаш) елның иң күп китап укучылары белән " Күп укыган - күп белер" дигән очрашу уздырылды
2020- РФ сендә "Хәтер һәм Кайгы" елы. 27 гыйнвар - Ленинград камалышы өзелүгә 76 ел .Шул уңайдан мәктәптә "Каһарманлык символы"дигән тарих сәгате үткәрелде.
Яшьләрне куркыныч чирдән кисәтү һәм аларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру максатыннан 7,8,9 сыйныф укучылары белән "Үзеңне наркотикларга бәйләмә!" дигән әңгәмә-дәрес уздырылды.Совместно с учащиемся 7,8,9 классов проведели урок-беседу "Скажем наркотикам нет!" Беседу провела фельдшер ФАП Вагапова Д.С. Цель мероприятии : противостояние вредным привычкам,стремление к здоровому образу жизни.Была организована книжная выставка " Болезнь века: Наркотики"
17 гыйнвар көнне китапханәдә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан 5 сыйныф укучылары белән "Тамчы - шоу" интеллектуаль уены уздырылды.
Кайбыч авылы китапханәсендә "ТАССРга 100 ел"," Бөек Җиңүгә 75 ел" дип исемләнгән китап күргәзмәләре куелды һәм күзәтү оештырылды.
29 ноябрь көнне мәдәният йорты һәм китапханә берлектә "Бәйрәмең котлы булсын әнием!" дигән әдәби - музыкаль кичә уздырылды
"Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) IX Дөньякүләм китап укучылар бәйгесенең бүләкләү тантанасы булып узды.
24 октябрь көнне китапханәдә балалар бакчасына йөрүче балалар белән "Көзге бал" үткәрелде
Кайбыч урта мәктәбенең 1 сыйныф укучылары белән авыл китапханәсендә дәрес-экскурсия үткәрелде.
1 октябрь- Өлкәннәр көне уңаеннан Кайбыч мәдәният йортында "Җир өлкәннәр белән матур" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә уздырылды.
Кайбыч авылы китапханәсендә "Ачык ишекләр көне".4 сыйныф укучылары авыл китапханәсендә булдылар, җәйге чорда укыган әсәрләргә анализлар ясадык,класста тыш уку өчен китаплар алдылар.
16 сентябрь Кайбыч төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларына Мәдәни көндәлекләр тапшырылды.
3 сентябрь көнне мәктәп белән берлектә "Террорчылыкка каршы көрәш" көне уңаеннан "Беслан - без сине онытмыйбыз" дигән хәтер сәгате үткәрелде.