Детская библиотека - филиал № 3

Туган якны өйрәнү әңгәмәсе «Татарстан - минем Ватаным». Татарстан Республикасы көне

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда  «Татарстан  - минем Ватаным» китабы буенча әңгәмә узды. Күргәзмәдә  Татарстанның Дәүләт символлары урын алган иде. Китапханәче укучыларны «Татарстан  - минем Ватаным»  китабы белән таныштырды. «Татарстан  - минем Ватаным» китабы «Туган якны өйрәнү» сериясеннән чыккан өченче җыентык. Китапның төзүчесе Эльвира Кәлимуллина. Монысы инде Казан шәһәре белән генә чикләнеп калмыйча, безне  Борынгы Биләр, Болгар шәһәрләре, Алабуга тарих, архитектура һәм сәнгать музей – саклаулыгы һәм башка истәлекле урыннарга сәяхәткә алып чыга. «Татарстан  - минем Ватаным» китабы туган ягы тарихы белән танышырга теләгән беркемне дә битараф калдырмас.