Детская библиотека - филиал № 3

Мәгълүмат сәгате «Сөембикә»- журналына 110 ел

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда  «Сөембикә» журналының  110 еллык юбилее уңаеннан эшләнгән күргәзмә янында мәгълүмат сәгате узды. Китапханәче укучыларны журналның  тарихы белән таныштырды. Журнал «Сөембикә» исемендә 1913 елдан чыга башлый. Ә 1926 нчы елдан 1991 елга кадәр ул «Азат хатын» исемендә  басылып килә.  1991 елдан әлеге журнал яңадан «Сөембикә» итеп үзгәртелә.  Журнал битләрендә төрле өлкәләрдә  зур уңышларга ирешкән хатын –кызларыбыз турында кызыклы язмалар чыгып килә. «Сөембикә»  журналы битләрендә  шулай ук язучы һәм шагыйрьләрнең иҗат җимешләре белән   танышырга, сәламәт яшәү рәвеше һәм файдалы киңәшләр, ризыкны тәмле итеп әзерләү серләренә төшенергә мөмкин.