Детская библиотека - филиал № 3

Күргәзмә – тәкъдим «Каникулга кызыклы китап белән»

Балалар китапханәсе 3 - нче филиал балалар өчен Татарстан язучыларының һәм шагыйрьләренең иң кызыклы әсәрләреннән тупланган  «Каникулга – кызыклы китап белән» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим итте. Китапханәче укучыларны китап күргәзмәсе белән таныштырды. Күргәзмәдә  урын алган «Җырчы казлар»   җыентыгына тупланган дөнья әкиятләре,  Алмаз Гыймадиевның  бүгенге яшүсмерләр тормышын чагылдырган «Селфи таягы», мавыктыргыч әкиятләр, кыска хикәяләр тупланган Илүсә Нәбиуллинаның «Бәхет утравы» һәм башка кызыклы китаплар  үзләренең укучыларын көтә. Кадерле китап сөючеләр, әлеге һәм башка  кызыклы  һәм бай эчтәлекле  китаплар белән танышасыгыз килсә,  балалар китапханәсенә рәхим итегез!