Детская библиотека - филиал № 3

Китап күргәзмәсенә күзәтү «Галим - язучы»

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда язучы һәм әдәбият галиме Тәлгат Галиуллинның  тууына 85 ел тулу уңаеннан әзерләнгән «Галим - язучы» дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү узды. Китапханәче укучыларны язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды. Тәлгат Галиуллин китап укучыларга Алабуга педагогия институтында 1971 -1986 елларда эшләгән ректор буларак та билгеле шәхес. Күргәзмәдә әдипнең киң катлам укучыга яхшы таныш булган «Тәүбә», «Элмәк»  романнары урын алган . Укучыларга рус телендә басылып чыккан 2 томлык Сайланма әсәрләре тәкъдим ителде. «Татар әреме» китабында язучының соңгы елларда иҗат иткән  чәчмә әсәрләре, олы шәхесләребез турындагы истәлекләре тупланган. Күренекле әдәбият галиме, укытучы һәм язучы Тәлгат Галиуллинның  «Гомер тәлгәшләре» автобиографик  китабы әдипнең иҗатын яратучылар өчен кызыклы булыр.