Детская библиотека - филиал № 3

«Шат күңелле әдип»: шигърият сәгате

Балалар китапханәсе - 3нче филиалда  шагыйрь Нәҗип Мәдиаровның тууына 90 ел тулу уңаеннан  шигърият сәгате узды.Чарада 8 нче урта мәктәпнең  3 нче һәм 4 нче сыйныф укучылары катнашты. Балалар  шагыйрьнең төрле темаларны яктырткан  кызыклы  шигырьләрен укып фикер алыштылар.  Китапханәче укучыларны әдипнең тормыш юлы һәм китап күргәзмәсе белән таныштырды. Н.Мәдиаров узенең иҗатында синонимлы һәм омонимлы шигырьләргә дә күп урын биргән. Алар балаларның телен үстерергә, фикерләргә ярдәм итә. Укучылар әдипнең табышмак шигыренә дә җавап эзләделә. Балалар бергәләшеп «Әниемә булышам » җырын кул хәрәкәтләре белән күрсәтеп җырладылар. Шагыйрьнең иҗаты укучылар күңеленә бик ошады.Чара Илгиз Закиров көе, Нәҗип Мәдиаров сүзләренә иҗат ителгән «Сиңа кайттым газиз туган җирем» җырын күмәк башкару белән тәмамланды.