Детская библиотека - филиал № 3

Яңалык

Таҗи Гыйззәтнең «Башмагым»: буктрейлер

2020 ел - Алабуга Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы тарафыннан «Таҗи Гыйззәт елы» дип игълан ителде. Балалар китапханәсе – 3 нче филиал укучылар игътибарына Таҗи Гыйззәтнең «Башмагым» әсәре буенча эшләнгән буктрейлер тәкъдим итә.

«Көзнең үз яме»: китапханәче тәкъдим итә

Табигать һәрвакыт үзгәреп тора. Ел фасыллары алмашынган саен табигать тә яңа киемнәрен кия. Менә узенең кызыл, алтынсу яфраклары белән, көз килеп җитте. Бу ел фасылы, башкаларыннан аеруча матур, урманнар, болыннар үзләренә генә хас бер төскә керәләр.

«Олы талант иясе»: презентация

Балалар китапханәсе - 3 нче филиал укучыларны талантлы драматург Таҗи Гыйззәтнең тормыш юлы Һәм иҗаты белән таныштыра. Таҗи Гыйззәт 1895 елның 15 сентябрендә Әгерҗе районының Барҗы Омга авылында туа. 1919–1922 елларда аның артистлык сәләте ачыла.

«Беренче мәртәбә – беренче сыйныфка»: күргәзмә – котлау

Мәктәпләрдә яңа уку елы башлануын искәртеп беренче кыңгырау чыңлады. Беренче мәртәбә белем йорты бусагасын атлап керүче беренчеләр өчен ул аеруча дулкынландыргыч. Матур мәктәп формаларын киеп, беренче дәрескә килү көннәрен алар зарыгып көтә.

«Лето книжных открытий»: новинки детской литературы. «Татарстан китап- панорама» : китапханәче тәкъдим итә

Балалар китапханәсе – 3 нче филиал 100 еллык бай тарихы булган республикабыз – Татарстан буйлап сәяхәткә чакыра. Әлеге китап - панорама укучыларыбызны Татарстанның иң кызыклы шәһәр-районнары белән таныштырыр.

Ялкын журналы

Балалар китапханәсе – 3 нче филиал укучылар игътибарына «Ялкын» журналын тәкъдим итә. «Ялкын» журналы — урта һәм олы яшьтәге мәктәп балаларының айлык татар журналы.

«Халык язучысы - Зөлфәт Хәкимгә 60 яшь»: китапханәче тәкъдим итә

Балалар китапханәсе – 3 нче филиал укучыларын халык язучысы Зөлфәт Хәкимнең иҗаты белән танышырга чакыра. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә Зөлфәт Зөфәр улы Хәкимхановка Татарстанның халык язучысы исеме бирелде.

Корбан гаете мөбәрәк булсын!

Балалар китапханәсе – 3 нче филиал үзенең укучыларын халкыбызның олы бәйрәме Корбан гаете белән котлый һәм аның ничек уздырылуы белән таныштырып китә.

«Нәниләргә бүләк»

Балалар китапханәсе – 3 нче филиал мәктәпкәчә кече яшьтәге балалар өчен китапчыклар тәкъдим итә.