Детская библиотека - филиал № 3

Яңалык

«Фольклорчы әдип»: фольклор сәгате

Татарстан республикасының халык язучысы - фольклорчы әдип Нәкый Исәнбәтнең тууына - 120 ел. Шушы уңайдан балалар китапханәсе - 3 нче филиалда, Республика күләмендәге проект «Укучының мәдәни көндәлеге» кысаларында,1 нче гимназиянең 2 «А» һәм 2 «Б» сыйныф укучылары өчен фольклор сәгате узды.

«Сабантуй журналына - 95 ел»: әңгәмә - күзәтү.

Быел октябрь аенда балалар һәм үсмерләр өчен чыгучы "Сабантуй" журналына 95 ел булды. Шушы уңайдан балалар китапхәнәсе – 3 нче филиалда «Сабантуй" журналына - 95 ел» дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү узды.

«Каләме белән батыр»: Әдәби әңгәмә

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда язучы Шамил Рәкыйповның тууына 90 ел тулу уңаеннан «Каләме белән батыр» дип исемләнгән әдәби әңгәмә узды.

«Игътибар! Яңа китап!»: китап күргәзмәсе

Китапханәгә яңа китаплар кайту укучылар өчен көтеп алган бәйрәм шикелле! Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда «Игътибар !Яңа китап!» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли.

«Китап аша табигать дөньясына»: күргәзмә - табышмак

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда «Китап аша табигать дөньясына» дип исемләнгән күргәзмә - табышмак эшли. Күргәзмәдә укучылар «Табигатькә сәяхәт» сериясендә чыккан китаплар белән таныша алалар.

«Мәңге үлмәс , Муса, синең җыр!»: искә алу көне

Муса Җәлил...Бу исем һәр татар кешесенә, һәр мәктәп баласына яхшы таныш.Ул бугендә халык йөрәгендә Ватанга тугрылык, үлемсезлек, батырлык һәм каһарманлык символы булып яши бирә. Балалар китапханәсе -3 нче филиалда патриот – шагыйрь, Муса Жәлилнең үлеменә 75 ел тулу уңаеннан искә алу көне узды.

«Сабантуй бизәкләре»: иҗат сәгате

Сабантуй – татар халык бәйрәмнәренең иң матуры, иң бизәклеседер мөгаен! Бу күңелле бәйрәмне өлкәннәр дә, балалар да яратып һәм зур түземсезлек белән көтеп ала. Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда шушы күркәм бәйрәмне каршылап, «Сабантуй бизәкләре» дип аталган иҗат сәгате узды.

Салават Рәхмәтулланың «Сандыктагы хәзинә» китабы белән танышу.

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда балалар Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйре Салават Рәхмәтулланың «Сандыктагы хәзинә» китабы белән таныштылар. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача мәглүмат алдылар. Алар әдипнең кызыклы шигырьләрен укып, ак икмәк өстәлләргә ничек килә, куян ник кыска койрыклы, тавыкмы яисә йомыркамы алдан булганын белделәр. Зиһен ачкычлары булган табышмакларга, шарадаларга җаваплар эзләделәр. Сандыктагы хәзинә балаларга бик ошады.

«Тукайның әкияти илендә»: тематик сәгать китап + экран

26 нчы апрель Татарстанда шигърият бәйрәме һәм туган тел көне буларак бәйрәм ителә. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 133ел тулу уңаеннан балалар китапханәсе – 3нче филиалда «Тукайның әкияти илендә» дип аталган тематик сәгать узды.

«Ел китабы»: китап күргәзмәсе

Республика күләмендә уза торган «Ел китабы» конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда шул исемдәге китап күргәзмәсе эшли. Җиңүчеләр алты номинациядә билгеләп үтелгәннәр: «Татар телендә чәчмә әсәр», «Татар телендә шигърият», «Татар телендә балалар китабы» һәм башка номинацияләр бар. Китап сөюче укучыларыбызны «Ел китабы» күргәзмәсе белән танышырга балалар китапханәсенә чакырабыз. Җиңүче әдипләребезнең китапларын алып укырга өлгермәгән булсагыз, балалар китапханәсе - 3 нче фил

«Ялкын» га – 95 ел: күргәзмәгә күзәтү.

«Ялкын» журналы көннән – көн яңара, көчлерәк «яна», заман белән бер дулкында булырга тырыша. Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда укучылар «Ялкын » журналының юбилее уңаеннан әзерләнгән күргәзмә белән таныштылар.