Детская библиотека - филиал № 3

«Туган телем - шиңмәс гөлем»: туган тел сәгате

Һәр ел саен февраль ае  Халыкара туган тел ае буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Алабуга шәһәре, балалар китапханәсе  - 3 – нче филиалда  «Туган телем-шиңмәс гөлем» дип исемләнгән туган тел сәгате узды.Уку залында «Туган тел – очар канат» дип исемләнгән китап күргәзмәсе урнашкан.Чарада 8-нче урта мәктәпнең  4 - нче сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче балаларны китап күргәзмәсе белән таныштырды. Туган телне өйрәнүне сабый чактан ук башлау кирәгенә басым ясады. Туган илебезгә лаеклы кешеләр булып җитлегү өчен, туган телне өйрәнүнең  никадәр әһәмиятле булуына тукталды. Укучылар тел турында татар халык мәкальләрен искә төшерделәр. Китапханәче тарафыннан әзерләнгән викторина сорауларына актив җавап бирделәр. Балалар үзләре дә буш килмәделәр , алар рус,татар, удмурт, башкорт  телләрендә милли киемнәрдә чыгыш ясадылар.  Китапханәдә 1-нче февральдән башлап «Татар телендә сез укыган иң кызыклы китап»дип исемләнгән блиц-сорау уза. Укучылар бик теләп блиц-сорауда да  катнаштылар.