Детская библиотека - филиал № 3

Яңалык

«Олуг Мөхәммәт»: китап күргәзмәсенә күзәтү

Балалар китапханәсе 3нче филиалда Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 90 ел тулу уңаеннан әзерләнгән «Олуг Мөхәммәт» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү узды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән «Сызып ак нур белән» дип аталган , бөек шәхесләребезнең эшчәнлеген яктырткан, авторның фәнни - публицистик мәкаләләре гади укучылар өчен дә кызыклы булачак.

«Шәүкәт Галиев - балалар шагыйре»: китапханәче тәкъдим итә

Шәүкәт Галиев 1928 елның 20 ноябрендә Татарстанның Кайбыч районы Олы Бакырчы авылында туа. Аның малай чагы сугыш елларына туры килә. 1953 елны ул Казанга килә. Кичке урта мәктәпне тәмамлагач, белемен тирәнәйтү өчен Мәскәүдә Язучылар берлегенең югары әдәби курсларында укый.

«Яңа, кызык, файдалы»: татар матбугаты көне

Балалар китапханәсе - 3нче филиалда «Яңа, кызык, файдалы» дип исемләнгән татар матбугаты көне узды. Татар телендә журналларны өлкәннәр дә, яшүсмерләр дә, балалар да яратып укыйлар.

Факил Сафин «Әйдәгез дуслашыйк»

Балалар китапханәсе – 3 нче филиал укучылар игътибарына Факил Сафинның “Әйдәгез дуслашыйк” китабын тәкъдим итә. 16 - нчы ноябрь көне Бөтендөнья халыклары арасында толерантлык көне буларак билгеләп үтелә. Балаларда кече яшьтән үк бер – береңә толерант караш тәрбияләү бик әһәмиятле.

«Язучы - публицист»: китап күргәзмәсенә күзәтү

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда язучы Эдуард Касыймовның тууына 90 ел уңаеннан әзерләнгән «Язучы - публицист» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү узды. Китап сөючеләр күргәзмәдә әдипнең «Гомер ике килми», «Кояш көн дә чыга», «Бир кулыңны, дустым» һәм башка әсәрләре белән шулай ук вакытлы матбугат битләрендә төрле елларда басылып чыккан мәкаләләр белән таныша алдылар.

«Татар халык ашлары»: китапханәче тәкъдим итә

Балалар китапханәсе – 3 нче филиал укучылар игътибарына «Татар халык ашлары» китапларын тәкъдим итә. Татар халкы элек-электән аш-суга осталыгы белән дан тоткан. Гасырлар дәвамында барлыкка килгән милли ашлар әлегә кадәр үзләренә хас сыйфатларны сакланганнар.

«Хаклык аклаган исем»: китапханәче тәкъдим итә. Афзал Таһиров тууына – 130 ел

Күренекле язучы, драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Афзал Таһировның иҗади мирасы күпләгән хикәя, повесть, роман, драма һәм комедияләрдән гыйбарәт. Афзал Мөхетдин улы Таһиров 1890 елның 25 октябрендә бүгенге Татарстан Республикасының Әлмәт төбәгенә караган Габдрахман авылында туа.

«Утлы еллар кайтавазы»: китапханәче тәкъдим

Балалар китапханәсе – 3 нче филиал үзенең укучыларына Бөек Ватан сугышына багышланган “Утлы еллар ” китабын тәкъдим итә. Утлы еллар таләп иткәнчә, сугыш чорында халыкның рухи халәте дә тамырдан үзгәрде.

«Балаларның тугры дусты»: кычкырып уку

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик Җәүдәт Дәрзамановның тууына 75 ел тулу уңаеннан «Балаларның тугры дусты» дип исемләнгән кычкырып уку узды.

«Бергә укуы рәхәт»: китапханәче тәкъдим итә

Балаларда китапка кызыксыну уяту, аларны тылсымлы китап дөньясына җәлеп итү никадәр иртәрәк башланса шулкадәр файдалырак булачак. Нәниләрдә китапка сак караш тәрбияләү, матур әдәбият әсәрләре аша балаларның сөйләм телен үстерү, дөрес итеп фикерләргә өйрәтү бик әһәмиятле.

Рәкыйпов Шамил «Кызлар-йолдызлар»: әдәби календарь

Балалар китапханәсе – 3 нче филиал укучылар игътибарына Шамил Рәкыйповның «Кызлар –йолдызлар» китабын тәкъдим итә. Шамил Рәкыйпов язучы буларак укучыларга документаль проза әсәрләре белән билгеле.

«Дөнья халыклары әдәбияты»: китап күргәзмәсенә күзәтү

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда китапханәгә кайткан яңа китаплардан эшләнгән «Дөнья халыклары әдәбияты» дип исемләнгән китап күрәзмәсенә күзәтү узды. Китапханә укучыларын, татар язучылары һәм шагыйрьләре тарафыннан тәрҗемә ителгән, дөнья халыклары әдәбияты белән танышырга чакыра.

«Бай тарихлы гүзәл туган җирем»: күргәзмә – викторина

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда Татарстан Республикасына 100 ел тулу уңаеннан «Бай тарихлы гүзәл туган җирем» дип исемләнгән күргәзмә – викторина эшли. Викторина сорауларына җавап биреп укучылар үзләренең туган җиребез турында алган белемнәрен ныгыта алдылар.

«Күпне белим дисәң – таныш, укы, өйрән!»

Балалар китапханәсе, 3-нче филиалда «Күпне белим дисәң – таныш, укы , өйрән!» дип исемләнгән татар матбугаты көннәре узды. Татар телендә журналларны яшүсмерләр дә, балалар да яратып укыйлар.

«Олуг каләм остасы»: әдәби әңгәмә

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда язучы Гариф Ахуновның 95 еллык юбилее уңаеннан «Олуг каләм остасы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында әдәби әңгәмә узды.