Пижмаринская сельская библиотека - филиал № 21

Яңалык

"Җылылык хисе" - презентация

Язучы Лирон Хәмидуллинга 90 яшь уңаеннан " Җылылы хисе " исем астында онлайн - презентация төзелде. Презентациядә язучының тормыш юлы, иҗаты яктыртылды.

"Илебезнең көче - бердәмлектә" - флешмоб

4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Ул безне бердәм булырга, ата - бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Шул уңайдан "Илебезнең көче - бердәмлектә" исемле флешмоб үткәрелде.

"Зур этнографик диктант" - халыкара ация

Халыкларның бердәмлегенә, гореф -гадәтләренә, тарихына багышланган "Зур этнографик диктант " дип исемләнгән халыкара акциягә катнаштык. Әлеге диктант "Халыклар күп - ил бер генә" дигән лозунг астында җиденче мәртәбә узды

"Татар әдипләре - сәяси репрессия корбаннары " - онлайн - презентация

30 октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Россия тарихында борылыш булган репрессия еллары әле дә кешеләр күңелендә саклана. Күпме кеше гөнаһсыз җәберләнгән, төрле җинаятьләрдә гаепләнгән, Ватаннан куылган һәм алар арасында татар язучылары да күп булган. Шул уңайдан "Татар әдипләре - сәяси репрессия корбаннары" дип исемләнгән онлайн - презентация төзелде. Презентациядә бу фаҗига белән бәйле язучылар турында мәгълүмат тупланды.

"Хәтер китапларда, йөрәкләрдә мәңгелек" - китап күргәзмәсе

15 октябрь - Хәтер көне. Ул - дәүләтчелеген, татар илен һәм җирен саклап калу өчен каннарын түккән газиз бабаларыбызны искә алу көне. Хәтер көне уңаеннан китапханәдә "Хәтер китапларда, йөрәкләрдә мәңгелек" дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә шул еллар кайтавазын чагылдырган китаплар урын алды.

"Туган җир гамен тоеп" - күзәтү

Якташ шагыйребез Гарифҗан Мөхәммәтшинның туган көне уңаеннан "Туган җир гамен тоеп" исем астында китап күргәзмәсе төзелеп , шагыйрьнең китапларына күзәтү үткәрелде.

"Тормыш матурлыгы өлкәннәрдә" - тематик кичә

Өлкәннәр декадасы кысаларында "Тормыш матурлыгы өлкәннәрдә" исем астында тематик кичә үткәрелде.Өлкәннәребез яшьлек хатирәләрен искә төшерделәр, үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, вакытлы матбугат белән таныштылар.

"Яшь каләм иясе Ленар Шәех" - презентация

Шагыйрь Ленар Шәехкә 40 яшь уңаеннан "Яшь каләм иясе Ленар Шәех" исем астында презентация төзелде. Презентациядә шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты яктыртылды.

"Милли киемнәр" - видеоролик

2022 ел -Россиядә халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирас елы уңаеннан"Милли киемнәр" исем астында видеоролик төзелде.

"Күпкырлы талант иясе" - презентация

Татар драматургиясенең классигы Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел уңаеннан "Күпкырлы талант иясе " исем астында презентация төзелде.Презентациядә драматургның тормыш юлы, иҗаты яктыртылды.

"Терроризм - угроза обществу" - презентация

"Экстремизмга -юк!" айлыгы кысаларында "Терроризм- угроза обществу" исем астында презентация төзелде.Презентациядә гражданлык уяулыгы күрсәтү, теракт корбаны булмау, террорлык акты янаган очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеге яктыртылды.

"Капля жизни" - Бөтенроссия акциясе

Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнендә 2004 елда Беслан фаҗигасе корбаннары истәлегенә багышланган "Капля жизни" Бөтенроссия акциясенә катнаштык. Акция аша без чәчәкләргә һәм куакларга су сиптек.

"Алтын көз -2022" - бәйге

Балтач үзәк китапханәсе оештырган " Алтын көз - 2022" бәйгесенә актив китап сөючеләребез үзләренең бакча муллыклары белән композицияләр, чәчәк бәйләмнәре ясадылар.

"Минем илемнең изге байрагы" - күзәтү

22 август - Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле көн уңаеннан "Минем илемнең изге байрагы" исемле күзәтү үткәрелде. Укучылар флагтагы һәр төснең мәгънәсе белән таныштылар, флагларны танырга, дәүләт символикаларын аерырга өйрәнделәр.

"Канатлы дөнья "- күзәтү

Язучы , шагыйрь Рөстәм Мингалимнең тууына 85 ел уңаеннан "Канатлы дөнья" исем астында китап күргәзмәсе төзелде, андагы китапларга күзәтү үткәрелде.Укучылаар язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар.