Пижмаринская сельская библиотека - филиал № 21

Яңалык

"Наши защитники"- флешмоб

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Наши защитники" исем астында шигырь уку флешмобында катнаштык.

"Газиз туган телем" - әдәби кичә

21 февраль - Халыкара туган тел көне дип игълан ителде.Шул уңайдан туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләүне максат итеп "Газиз туган телем" исемле әдәби кичә үткәрелде."Иң татлы тел - туган тел" исем астында китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Туган тел турында шигырьләр укылды.

"Муса Җәлил - үлемсез шагыйрь"- әдәби сәгать

Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан " Муса Җәлил - үлемсез шагыйрь" исем астында әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды.Аның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары искә алынды һәм герой шагыйрь шигырьләре укылды.

"Интернетның файдасы һәм зыяны"- мәгълүмат сәгате

Куркынычсыз интернет атналыгы кысаларында "Интернетның файдасы һәм зыяны " исем астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче интернет куллану тәртибе, аның уңай һәм тискәре яклары турында аңлатты. Интернетның куркынычсызлыгы турында сөйләде.

"Сильные духом : читаем книги о разведчиках и партизанах" - Бөтенрәсәй акциясе

"Сильные духом : читаем книги о разведчиках и партизанах " Бөтенрәсәй акциясе кысаларында китапханәче укучыларга акциянең әһәмияте, партизан балалар турында сөйләде , аларны разведчик һәм партизаннарга багышланган китап геройлары белән таныштырды.

"Сталинград сугышы - хәлиткеч сугыш" - батырлык дәресе

Сталинрад сугышының 80 еллыгына багышланган " Сталинград сугышы - хәлиткеч сугыш" исем астында батырлык дәресе үткәрелде.Дәрес барышында балалар солдатларыбызның батырлыгы , команда составы турында күп белделәр, шул бөек сугышның тарихи һәйкәлләре: Мамаев курганы, Павлов йортлары белән таныштылар.

" 900 көн батырлык" - батырлык дәресе

"Блокадный хлеб" Бөтенрәсәй акциясе кысаларында Пыжмара авыл китапханәчесе " 900 көн батырлык" исем астында батырлык дәресе үткәрде. Китапханәче укучыларга Ленинград камалышында яшәүчеләрнең авыр сынаулары, блокада дәвамында Ленинградта һәр кеше өчен билгеләнгән көндәлек норма 125 грамм авырлыкта "блокада икмәге" турында сөйләде.

"Күңелдәге эзләр" - китап күргәзмәсе, библиографик күзәтү.

Татарстанның халык язучысы , прозаик һәм драматург Аяз Гыйләҗевның әсәрләре һәрберсе милләт , ил язмышына битараф булмаган оста каләм иясе кулы белән язылган хәзинәләребез.Язучының әсәрләрен укучыларыбыз бүгенге көндә дә яратып укыйлар.Китапханәдә прозаик һәм драматург А.Гыйләҗевның тууына 95 ел уңаеннан "Күңелдәге эзләр" исемле китап күргәзмәсе төзелеп, библиографик күзәтү үткәрелде.

"Балтачым -моң бишегем" - китап күргәзмәсе

"Балтачым - моң бишегем" исем астында китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмә районыбыз шагыйрьләренең китаплары белән баетылды. Бу күргәзмә укучыларда кызыксыну уятты

"Җырчы миләш" - онлайн - презентация

Шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның тууына 95 ел уңаеннан " Җырчы миләш" исем астында онлайн - презентация төзелде. Презентациядә шагыйрәнең тормыш юлы, иҗаты яктыртылды.

"Яңа китап - серле хәзинә" - китап күргәзмәсе

"Яңа китап - серле хәзинә" исемле китап күргәзмәсе төзелде. Һәр яңа китап - ул яңа ачышлар дөньясы, яңа мавыгулар, фикерләр... Бары тик китап укып кына без рухи байлыгыбызны арттырабыз, телебезне, аның камиллеген саклыйбыз.

"Тылсымлы кыш" - интеллектуаль уен

"Тылсымлы кыш " дип исемләнгән интеллектуаль уен оештырылды. Укучылар кызыклы сорауларга, табышмакларга җавап эзләделәр, өзекләр буенча әкиятләрне танып белделәр.

"Новогодние окна" - Бөтенрәсәй акциясе

"Новаогодние окна" Бөтенрәсәй акциясенә катнаштык.Тәрәзәләрне ак кар бөртекләре, рәсемнәр белән бизәп Пыжмара авыл китапханәсе контактында яктыртылды.

"Тормыш кадерен белеп" - күзәтү

Язучы М.Хәбибуллинның тууына 95 ел уңаеннан "Тормыш кадерен белеп" дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде, китапларга күзәтү үткәрелде.Укучылар язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар.

"Кипмәс җыр чишмәсе" - онлайн - презентация

Күренекле татар шагыйре Әхмәт Ерикәйнең тууына 120 ел уңаеннан "Кипмәс җыр чишмәсе" исем астында онлайн - презентация төзеллде. Презентациядә шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты Пыжмара авыл китапханәсе контактында яктыртылды.

"Мы помним героев" - онлайн - презентация

9 декабрь -Ватан геройлары көне уңаеннан " Мы помним героев" исемле онлайн -презентация төзелде. Бу дата тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройлары тарафыннан нинди батырлыклар эшләнүе турында хәтерне саклау булып тора. Ватанның геройларын искә алу көнендә илебез өчен тиңсез зур батырлык күрсәткән районыбыздан чыккан геройларыбызны искә алдык.

"Исемең - билгесез, батырлыгың үлемсез"- китап күргәзмәсе

3 декабрь - Билгесез солдат көне уңаеннан "Исемең - билгесез, батырлыгың үлемсез" исем астында китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә китап укучылар игътибарына патриотик һәм документаль эчтәлекле китаплар тәгъдим ителде.

"Аларның тормышы безгә үрнәк" - китап күргәзмәсе

Инвалидлар декадасы уңаеннан, "Аларның тормышы безгә үрнәк " исем астында китап күргәзмәсе төзелеп Пыжмара авыл китапханәсе контактында яктыртылды.Күргәзмәгә татар язучысы, шагыйре Фәнис Яруллин китаплары куелды.

"Вам в подмогу - словари и энциклопедии" - китап күргәзмәсе

22 ноябрь - Бөтендөнья сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне.Безнең телебез бик матур һәм эчтәлекле сүзләргә бай. Ә менә шушы сүзләрнең мәгънәләрен, язылышын яки башка телгә тәрҗемәсен белергә кирәк булганда, без боларны сүзлекләрдән карап белә алабыз. Пыжмара авыл китапханәсендә сүзлекләрдән, энциклопедияләрдән торган "Вам в подмогу - словари и энциклопедии" дип исем астында китап күргәзмәсе төзелде.

"Күңел кылларын тибрәтүче Кояш" - онлайн - презентация

Язучы - прозаик, публицист, журналист Кояш Тимбикованың тууына 85 ел уңаеннан, "Күңел кылларын тибрәтүче Кояш" исем астында онлайн - презентация төзелде. Презентациядә язучының тормыш юлы, иҗаты Пыжмара авыл китапханәсе контактында яктыртылды.