Пижмаринская сельская библиотека - филиал № 21

Яңалык

"Әфган сугышы - олы сабак" - батырлык дәресе

15 февраль-Совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгару көне уңаеннан " Әфган сугышы - олы сабак" исемле батырлык дәресе үткәрелде. Чара барышында укучылар бу сугыш һәм анда катнашучылар, совет гаскәрләренең ни сәбәпле Әфганистанга керүләре, совет солдатларының батырлыгы, авыр шартларда сугышулары һәм җирле халыкның совет солдатларына булышулары турында белделәр.

"Үлемсез шагыйрь " - онлайн - презентация

Шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 116 ел уңаеннан "Үлемсез шагыйрь" исем астында онлайн - презентация төзелде. Презентациядә шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты pizhmarabiblioteka аккаунтында яктыртылды.

"Китапханәгә китап бүләк ит " - акция

14 февраль - Халыкара китаплар бүләк итү көне.Бу- китап укуга һәм китапларга мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән акция.Әлеге акция китап бүләк итүчеләрне һәм башкаларны китап бүләк итүгә рухландыручыларны берләштерә. Укучыларыбыз китапханәгә әдәби китаплар бүләк иттеләр.

"День памяти Пушкина"- онлайн - презентация

10 февраль рус шагыйре А.С.Пушкинны искә алу көне уңаеннан День памяти Пушкина" исемле онлайн - презентация төзелде. Презентациядә шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты яктыртылды.

"Интернет - дусмы, дошманмы?"- мәгълүмат сәгате

Куркынычсыз интернет атналыгы кысаларында "Интернет -дусмы, дошманмы?" исем астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче интернет куллану тәртибе, аның уңай һәм тискәре яклары турында аңлатты. Интернетның куркынычсызлыгы турында сөйләде.

"8 февраль - Россия фәне көне" - онлайн - презентация

8 февраль -Россия фәне көне исем астында онлайн -презентация төзелде. Презентациядә авылыбызның галим, химия фәннәре докторлары Фәләхов Иниль Фәләх улы, Абдуллин Илфак Габделхак улының тормыш юллары яктыртылды.

"Көчле рухлылар : разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз" - акция

"Көчле рухлылар : разведчиклар һәм партизаннар турында укыйбыз" V Бөтенрәсәй акциясе кысаларында укучыларга Печерская А.Н. "Дети - герои Великой Отечественной войны " китабы буенча кычкырып уку оештырылды.

"Ленинград - герой шәһәр" - батырлык сәгате

Ленинград блокадасы сугышларында һәлак булган ватандашларыбызның батырлыгын онытмау максатыннан "Ленинград - герой шәһәр" исемле батырлык сәгате үткәрелде. Китапханәче Ленинград халкына нинди сынаулар аша узарга туры килүе, аларның батырлыгы турында сөйләде. Чара барышында блокада корбаннары бер минутлык тынлык белән искә алынды

"Царь лесов" - видеоролик

Художник И.И.Шишкинның тууына 190 ел уңаеннан "Царь лесов" исем астында видеоролик эшләнелде.Видеороликта художникның тормыш юлы, иҗаты яктыртылды.

" Тынгысыз хисләр җырчысы" - презентация

Шагыйрь Г.Латыйпның тууына 110 ел уңаеннан "Тынгысыз хисләр җырчысы" исемле презентация төзелде. Презентациядә шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты яктыртылды.

"Тылсымлы кыш"- интеллектуаль уен

"Тылсымлы кыш" дип исемләнгән интеллектуаль уен оештырылды.Укучылар кызыклы сорауларга, табышмакларга җавап эзләделәр, өзекләр буенча әкиятләрне танып белделәр.

"Күренекле шәхес" -презентация

Татар язучысы, шагыйрь Р.Вәлиевка 75 яшь уңаеннан "Күренекле шәхес" исемле онлайн презентация төзелде.Презентациядә язучының тормыш юлы, иҗаты pizhmarabiblioteka аккаунтында яктыртылды.

"Ак чәчәкләр яктысы" - презентация

Татар әдәбияты классигы Г.Әпсәләмовның тууына 110 ел уңаеннан " Ак чәчәкләр яктысы" исемле онлайн- презентация төзелде.Презентациядә язучының тормыш юлы, иҗаты яктыртылды.

"Тормыш сулышы"- онлайн - презентация

Шагыйрь Н.Әхмәдиевнең тууына 75 ел уңаеннан "Тормыш сулышы" исемле онлайн - презентация төзелде. Презентациядә шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты яктыртылды.

"Конституция- дәүләтнең төп законы"- күзәтү

Гражданлык- патриотик тәрбия бирүне үстерү, үсеп килүче буынга хокукый культура формалаштыру максатыннан "Конституция - дәүләтнең төп законы" исемле күзәтү үткәрелде. Укучылар документ кабул итү тарихы, гражданнарның төп хокуклары һәм бурычлары белән таныштылар.