Пижмаринская сельская библиотека - филиал № 21

Яңалык

"Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" - китап күргәзмәсенә күзәтү

7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл " исем астында китап күргәзмәсе төзелеп күзәтү үткәрелде. Күргәзмәдә сәламәтлек, аны саклау, спорт турында китаплар куелды. Китапханәче укучыларны китаплар белән таныштырды һәм сәламәтлекне саклау серләре турында сөйләде.

"Кошлар - табигать сакчылары" - мәгълүмат сәгате

Укучыларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, туган җиребезне ярату хисләре тәрбияләү максатыннан "кошлар - табигать сакчылары" исем астында мәгьлүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче канатлы дусларга карата сакчыл мөнәсәбәт , табигатькә һәм әйләнә - тирә дөньяга мәхәббәт турында сөйләде. Укучылар кошлар турындагы китаплар белән таныштылар, табышмакларга җаваплар таптылар

"Яшә китап" - китапханә дәресе

Балаларга китаплар белән файдалану кагыйдәләрен өйрәтү, аларга карата мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү максатында “Китап яшә”дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде. Укучылар тышлары таушалган, битләре купкан һәм бөкләнгән китапларны “дәваларга” тотындылар: язылган урыннарын бетереп, почмакларын тигезләп, купкан битләрен ябыштырып китапларга икенче сулыш өрделәр. Бу шөгыль балаларга бик ошады.

"Җырлы моңлы театр "- китап күргәзмәсенә күзәтү

Театр - сәнгатьнең иң гүзәл төре.Ул халкыбызның рухын ныгыта, теленә, гореф -гадәтенә мәхәббәт уята, халыклар арасында дуслыкны арттыра, берләштерә. 27 март - Халыкара театр көненә карата "Җырлы моңлы театр" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылып, андагы китапларга күзәтү ясалды.

"Әкиятне таны"- әдәби сәгать

"Әкиятне таны" исем астында әдәби сәгать уздырылды.. Дәреснең максаты-балаларны укуга җәлеп итү, әкиятләр аша дөрес дөньяга караш тәрбияләү.Китапханәче укучыларга "әкият"төшенчәсен аңлатты. Укучылар А.Алиш, Г. Тукай әкиятләрен, татар халык әкиятләрен укыдылар. Алар яңа әкият китаплары белән таныштылар.

"Китап - якын сердәш"- библиофреш

Китапханәгә даими рәвештә яңа китаплар кайтып тора. Шул уңайдан "Китап – якын сердәш" исем астында библиофреш уздырылды. Чарада китапханәче яңа китапларга күзәтү ясады. Балалар китапханәче тәкъдим иткән китапларны зур кызыксыну белән күзәттеләр һәм өйдә уку өчен яраткан китапларны алдылар.

"Шигырьләр түшәлгән сукмакта" - китап күргәзмәсенә күзәтү

21 март - шигърият көне уңаеннан "Шигырьләр түшәлгән сукмакта" исем астында китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Күргәзмәдә шигъри китаплар тәкъдим ителде. Күргәзмәдә урын алган китаплардан китап сөючеләребез шигырьләр укыдылар.

"Кырым Россия тарихында" - мәгълүмат сәгате

Кырымның Россиягә кушылуының унынчы еллыгын бәйрәм итү кысаларында китапханәдә "Кырым Россия тарихында" исем астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Укучылар ярымутрауның күп гасырлык тарихы, уникаль табигать һәйкәлләре, Севастополь шәһәре, Кара диңгез флоты, Кырымның күп санлы тарихи һәм архитектура истәлекле урыннары белән таныштылар.Чара презентация белән үрелеп барды.

"Наркомания - сәламәтлек дошманы"- китап күргәзмәсенә күзәтү

"Наркомания - сәламәтлек дошманы" исем астында китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.Китапханәче укучыларга наркотикларның зарарлы булуын аңлатты, аның турында төрле язучыларның китаплары белән таныштырды. Укучылар заман бәласенә карата үзләренең фикерләрен җиткерделәр, кызыксындырган сорауларын бирделәр.

"Хатын - кыз ул нәфис чәчәк" - тематик кичә

Мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Хатын - кыз ул нәфис чәчәк" исемле тематик кичә үткәрелде. Кичәдә хатын -кызларыбызны бәйрәм белән котлап нәфис сүз, җыр, бию башкарылды.

"Рухи матурлык җырчысы"- күзәтү

Халык язучысы Әмирхан Еникинең тууына 115 ел уңаеннан "Рухи матурлык җырчысы" исем астында китап күргәзмәсе төзелеп, күзәтү үткәрелде. Укучылар язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар.

"Табигать - тиңсез хәзинә" - китап күргәзмәсенә күзәтү

"Табигать - тиңсез хәзинә" исем астында китап күргәзмәсе төзелеп, күзәтү үткәрелде.Күргәзмәдә хайваннар, кошлар, балыклар , үсемлекләр турындагы китаплар урын алды. Чарада татар әдипләренең туган як турындагы шигырьләре укылды.

"Бәхет һәм тынычлык җырчысы" - әдәби сәгать

Язучы, драматург Ш.Камалның тууына 140 ел уңаеннан "Бәхет һәм тынычлык җырчысы" исем астында әдәби сәгать үткәрелде. Укучылар язучының тормыш юлына, әсәрләренә күзәтү ясадылар. Чара Ш Камалның тормышы һәм иҗаты презентациясен күрсәтү белән тәмамланды.

"Родной язык - ласковый цветок" - интеллектуаль уен

21 февраль - Туган тел көне уңаеннан "Родной язык - ласковый цветок " исем астында интеллектуаль уен үткәрелде. Чарада укучылар туган тел көненең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, туган тел турында шигырьләр укыдылар, табышмаклар чиштеләр, уен - викторинада катнаштылар.

"Син һәм синең компьютер" - мәгълүмат сәгате

Куркынычсыз интернет атналыгы кысаларында "Син һәм синең компьютер" исем астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче укучыларны интернет үсеше тарихы белән таныштырды, аның нинди мөмкинлекләр бирүен, нинди куркынычларны очратырга һәм алардан ничек сакланырга мөмкинлеген сөйләде. Укучылар интернет һәм аның куркынычсыз куллану турында сорауларга җавап биреп, үз белемнәрен тикшерделәр.

"Әфган җилләре" - мәгълүмат сәгате

15 февраль - Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп үткәрелә. Шушы уңайдан "Әфган җилләре " исем астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Укучылар Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгән авылдашларыбызны искә төшерделәр.

"Ак Барслы герб" - мәгълүмат сәгате

7 февраль -ТР Дәүләт гербы кабул ителгән көн.Шул уңайдан " Ак Барслы герб" исем астында мәгълүмат сәгате үткәрелдн. Чарада укучыларга гербның Дәүләт символы булуы, андагы төсләрнең ниләр аңлатуы сөйләнелде. Укучылар кызыксынган сорауларын бирделәр, шул ук вакытта аларның да фикерләренә игътибар зур булды.

" Синең батырлык мәңгелек, Сталинград" - батырлык дәресе

2 февраль - Сталинград шәһәрен немец - фашист илбасарларыннан азат итү көне уңаеннан, " Синең батырлык мәңгелек, Сталинград" исем астында батырлык дәресе үткәрелде. Китапханәче бу тарихи вакыйга турында сөйләде. Ул балаларны корбаннар бәрабәренә яулап алынган тынычлыкның кадерен белергә, җиңүне яулаганда вафат булганнарны зур хөрмәт белән искә алырга, ветераннарга , сугыш чоры балаларына карата ихтирамлы булырга чакырды.

"Сильные духом: читаем книги о разведчиках и партизанах" - Бөтенрәсәй акциясе

"Сильные духом: читаем книги о разведчиках и партизанах" Бөтенрәсәй акциясе кысаларында китапханәче укучыларга акциянең әһәмияте, партизан балалар турында сөйләде, аларны разведчик һәм партизаннарга багышланган китап геройлары белән таныштырды.

"Блокадалы Ленинград битләре" - батырлык дәресе

Ленинград блокадасына 80 ел уңаеннан "Блокадалы Ленинград битләре" исем астында батырлык дәресе үткәрелде. Китапханәче укучыларга Ленинград камалышында яшәүчеләрнең авыр сынаулары, блокада дәвамында Ленинградта һәр кеше өчен билгеләнгән көндәлек норма 125 грамм авырлыкетагы "Блокада икмәге" турында сөйләде.