Пижмаринская сельская библиотека - филиал № 21

Яңалык

"Яблочная полка"

Пыжмара авыл китапханәсендә “Яблочная полка” исем астында китап күргәзмәсе төзелде.Күргәзмәдә зур шрифт белән начар күрүче балалар өчен китаплар урнаштырылды

Бүген дөньяда

Пыжмара авыл китапханәчесе өлкәннәрне яңа журналлар белән таныштыру максатыннан “Бүген дөньяда” исемле күзәтү үткәрде.

"Җиңү юллары буйлап"

Пыжмара авыл китапханәчесе барлык китап укучыларга Бөек Җиңүгә 75 ел булу уңаеннан “Җиңү юллары буйлап” исемле китап күргәзмәсе төзеде. итап күргәзмәсе .

"Яңа китаплар илендә"

Пыжмара авыл китапханәчесе “Укучының мәдәни көндәлеге”проекты кысаларында 1-4 сыйныф укучыларын яңа китаплар белән таныштыру максатыннан “Яңа китаплар илендә” исемле мәдәни дәрес үткәрде.Чарада 7 укучы катнашты.

Иң яхшы китаплар сезгә, балалар

6 март көнне Пыжмара авыл китапханәчесе “Иң яхшылрын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз” исемле Республика акциясенә катнашты.

Рухи матурлык җырчысы

1 март көнне Пыжмара авыл китапханәчесе татар язучысы Әмирхан Еникиның тууына 110 ел уңаеннан #Еникины укыйбыз дигән Төбәкара акциясенә кушылды

“Халык күңеле фольклоры”

21 февраль көнне Пыжмара авыл китапханәсендә Халыкара Туган тел көне уңаеннан “Наши истоки.Читаем фольклор” акциясе кысаларында “Халык күңеле фольклоры” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде һәм 7-8 сыйныф укучыларына кычкырып уку көне үткәрелде.

“Курай моңлы әкиятче”

16 февраль көнне Пыжмара авыл китапханәсендә балалар язучысы Роза Хафизовага 90 яшь уңаеннан “Курай моңлы әкиятче” исемле китап күргәзмәсе төзелде һәм 2-4 сыйныф укучыларына “Вәгъдәгә тугрылык” дигән әңгәмә үткәрелде.

“Әфган йөрәкләргә мәңгегә уелган”

15 февраль көнне Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентының Әфган җиреннән чыгарылуына 30 ел уңаеннан Пыжмара авыл китапханәсендә мәдәният йорты мөдире белән берлектә яшьләргә “Әфган йөрәкләргә мәңгегә уелган” исемле әңгәмә үткәрелде.

“900 көн батырлык”

23 январь көнне Пыжмара авыл китапханәсендә Ленинград блокадасына 75 еллыгы уңаеннан өлкәннәр белән “900 көн батырлык” исемле мәгълүмат сәгате үткәрелде