Пижмаринская сельская библиотека - филиал № 21

Яңалык

"Син һәм синең компьютер"-мәгълүмат сәгате

9 февраль көнне Пыжмара төп белем мәктәбендә “Куркынычсыз интернет- балаларга!”(Безопас- ный интернет-детям!”) дип исемләнгән атналык уңаеннан 2-4 сыйныф укучыларына “Син һәм синең компьютер”исемле мәгълүмат сәгате үткәрелде.Чара барышында интернетның файдалы һәм зарарлы яклары белән таныштылар.Әлеге мәгълүмат сәгате укучыларны интернетта сак, уяу булырга өндәде.

“Сильные духом: читаем книги о разведчиках и партизанах” - акция

Пыжмара авыл китапханәсе “Сильные духом: читаем книги о разведчиках и партизанах” исемле IV Бөтенроссия акциясенә кушылды. Пыжмара төп белем мәктәбендә“Сильные духом: читаем книги о разведчиках и партизанах” исемле 2-4 сыйныф укучыларына акция үткәрелде.Акциядә 9 укучы катнашты.. .2-4 сыйныф укучылары А. Н. Печерскаяның" Дети-герои Великой Отечественной войны “исемле китабын укыдылар.

"Блокада Ленинграда"

Ленинград блокадасының 77 еллыгы уңаеннан “Блокада Ленинграда” исемле фотогалерея эшләп куелды.

"М.Салтыков-Щедрин -русский писатель, журналист-онлайн презентация

Рус язучысы М.Салтыков Щедринның тууына 195 ел уңаеннан “М.Салтыков-Щедрин-русский писатель, журналист” исемле онлайн -презентация оештырылды. Китап укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар

"Музыкага гашыйк"

Композитор Нәҗип Җиһановның тууына 110 ел уңаеннан “Музыкага гашыйк” исемле онлайн -презентация оештырылды. Китап укучылар композиторның тормыш юлы белән таныштылар.

"Джек Лондон- великий американский писатель"

Америка язучысы Джек Лондонның тууына 145 ел уңаеннан барлык китап укучыга “Джек Лондон-великий американский писатель”исемле онлайн презентация төзелде.Укучылар язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар.Презентациядә язучының китаплары яктыртылды

"Җир һәм күңел җылысы"

Күренекле татар язучысы Гомәр Бәшировның тууына 120 ел уңаеннан барлык китап укучыга “Җир һәм күңел җылысы” исемле онлайн презентация төзелде.Презентациядә язучының тормыш юлы, иҗаты чагылдырылды.

"Кышкы могҗиза"

Балаларның каникулларын файдалы үткәрү максатыннан 1-5 сыйныф укучыларына "Кышкы могҗиза" исемле викторина үткәрелде.Укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр.

"Хәтердәге төеннәр"

Татар совет әдәбияты классигы Һади Такташның тууына 120 ел уңаеннан презентация төзелде.Презентациядә Һ.Такташның тормыш юлы, иҗаты яктыртылды.

"Әкиятләр илендә"

Пыжмара авыл китапханәчесе "Тургай"балалар бакчасының нәни китап укучыларына "Әкиятләр илендә" исемле библиографик дәрес үткәрде.Китапханәче балаларга "әкият" төшенчәсен аңлатты,татар халык әкиятләре укыды.

"Туган телем-татар теле"

Пыжмара авыл китапханәсендә туган тел көненә багышланган "Туган телем-татар теле" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Китап укучылар тел тарихы, тел чисталыгы, дөнья телләрен саклау кирәклеге турында белделәр

"Читаем книги Нины Павловой"

10 февраль көнне Пыжмара авыл китапханәчесе "Читаем книги Нины Павловой"исемле акциягә катнашты."Тургай" балалар бакчасының нәни китап укучылары белән "Мышонок заблудился", "Чьи башмачки"исемле әкиятләре кычкырып укылды.Акциягә 6 бала катнашты.

"Файдалы һәм куркынычсыз интернет"

Пыжмара авыл китапханәсендә 8-9 сыйныф укучылары белән “Файдалы һәм куркынычсыз интернет” дип исемләнгән күзәтү үткәрелде.Күзәтү барышында укучылар электрон презентация карадылар, интернетның файдалы һәм зарарлы яклары белән таныштылар.Әлеге күзәтү укучыларны интернетта сак, уяу булырга өндәде.6 укучы катнашты.

"Табигать дөньясына китап аша"

Пыжмара авыл китапханәсендә 1-9 сыйныф укучыларына “Табигать дөньясына китап аша” исем астында китап күргәзмәсе төзелде.

"Сильные духом:читаем книги о разведчиках и партизанах"

Пыжмара авыл китапханәсендә “Сильные духом: читаем книги о разведчиках и партизанах” исемле 3-4 сыйныф укучыларына акция үткәрелде.Акциядә 6 укучы катнашты. Укучыларга Печерская А.Н.”Дети-герои Великой Отечественной войны” китабы буенча кычкырып уку оештырылды.

"Яшә, гөрлә, Балтачым!"

Пыжмара авыл китапханәсендә барлык китап укучыларга“Яшә, гөрлә, Балтачым!” исем астында китап күргәзмәсе төзелде.Күргәзмә районыбыз шагыйрьләренең китаплары белән баетылды.