Пижмаринская сельская библиотека - филиал № 21

Яңалык

"Балаларның иң яхшы дусты" - әдәби калейдоскоп

Рус язучысы А,П, Гайдарның тууына 120 ел уңаеннан "Балаларның иң яхшы дусты" исем астында әдәби калейдоскоп үткәрелде. Чарада укучылар язучының тормыш юлы, иҗаты , презентация ярдәмендә әсәр геройлары белән таныштылар.

"Туган җирем - дуслык иле, һәрбер милләт аның гөле" - мәгълүмат сәгате

Һәр кешенең үз кече Ватаны бар - ул туган һәм үскән җире. Шул уңайдан "Туган җирем - дуслык иле, һәрбер милләт аның гөле" исем астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында укучылар авылның тарихы, аның истәлекле урыннары һәм районны данлаган кешеләр белән таныштылар.

"Мәхәббәт һәм нәфрәт җырчысы" - шигърият сәгате

Шагыйрь Ф Кәримнең тууына 115 ел уңаеннан "Мәхәббәт һәм нәфрәт җырчысы" исем астында шигърият сәгате үткәрелде. Укучылар шагыйрьнең иҗатына багыәланган китапларга күзәтү тыңладылар, шигырьләрен укыдылар.

"Комедия тудыручы" - китап күргәзмәсенә күзәтү

Татар доаматургы, язучы Г.Камалның тууына 145 ел уңаеннан "Комедия тудыручы" исем астында китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Күргәзмәдә язучының китаплары, тормыш һәи иҗат юлы турында язылган мәгълүматлар урын алды.

"Кышкы могҗиза" - интеллектуаль уен

"Кышкы могҗиза" дип исемләнгән интеллектуаль уен оештырылды. Укучылар кызыклы сорауларга, табышмакларга җавап эзләделәр, өзекләр буенча әкиятләрне танып белделәр.

"Новогодние окна" - Бөтенрәсәй акциясе

"Новогодние окна" Бөтенрәсәй акциясенә катнаштык. Тәрәзәләрне ак кар бөртекләре, рәсемнәр белән бизәп Пыжмара авыл китапханәсе контактында яктыртылды.

"Серле Яңа ел" - яңа ел кичәсе

Пыжмара авыл мәдәният йортында "Серле Яңа ел" дип аталган яңа ел кичәсе уздырылды. Катнашучылар төрле уеннарда катнаштылар, чыршы тирәсендә матур биюләр биеделәр һәм җырлар җырладылар.

"Мең хәзинә журнал битләрендә" - библиофреш

Укучылар китапханәгә килүче журналларны көтеп алалар. "Мең хәзинә журнал битләрендә" исем астында библиофреш үткәрелде. Укучылар журналлардагы кызыклы һәм мавыктыргыч мәкаләләр белән таныштылар, шигырь, әкиятләрдән өзекләр укыдылар.

"Сәламәтлек- матурлык билгесе" - мәгълүмат сәгате

"Сәламәтлек - матурлык билгесе" исем астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында укучыларга сәламәтлекне саклау өчен нишләргә кирәк, төрле юллар белән чыныгу очракларын аңлату алып барылды.

"Конституция- тормышның төп законы" - мәгълүмат сәгате

12 декабрь- Россия Конституциясе көне уңаеннан "Конституция - тормышның төп законы" исем астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Укучылар Конституциянең барлыкка килү тарихы, аның структурасы, Россия гражданнарының хокуклары һәм бурычлары, илебез символларының барлыкка килү тарихы белән таныштылар.

"Гордимся славою героев" - батырлык дәресе

Пушкин картасы кысаларында"Гордимся славою героев" исемле геройларны искә алу көненә багышланган батырлык дәресе үткәрелде.Укучылар авыр сугыш чоры, солдатларыбызның батырлыклары, сугыш хәрәкәтләрендә катнашан геройлар белән таныштылар. Зур батырлыклар күрсәткән районыбыздан чыккан геройларыбызны искә алдылар.

"Дусты барның салкын кышлары юк"- китап күргәзмәсе

Инвалидлар декадасы уңаеннан "Дусты барның салкын кышлары юк" исем астында китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәгә татар язучысы, шагыйре Ф.Яруллин, якташ шагыйребез Ч.Габделганиева китаплары куелды.

"Исемең синең билгесез, батырлыгың мәңгелек" - хәтер сәгате

3 декабрь - Билгесез солдат көне уңаеннан"Исемең синең билгесез, батырлыгың мәңгелек" исем астында хәтер сәгате үткәрелде. Чарада укучылар исемнәре билгесез калган совет һәм Россия сугышчыларының сугышчан һәм үлемсез батырлыклары белән таныштылар. Укучылар үзләренең күңелләрендә булган рәхмәт хисләрен күгәрченнәргә язып билгесез солдатка юлладылар.

"Литературные посиделки" - викторина

"Литературные посиделки" исем астында викторина үткәрелде. Укучылар үзләренең яраткан китаплары турында тәэсирләре белән уртаклаштылар, укуның файдасы турында фикер алыштылар, әдәби вкторина сорауларына җаваплар бирделәр.

"Сүзлекләр - безнең ярдәмчеләр" - китап күргәзмәсенә күзәтү

Безнең телебез бик матур һәм эчтәлекле сүзләргә бай. Ә менә шушы сүзләрнең мәгънәләрен, язылышын һәм башка телгә тәрҗемәсен белергә кирәк булганда, без боларны сүзлекләрдән карап белә алабыз.Шул уңайдан "Сүзлекләр - безнең ярдәмчеләр" исем астында китап күргәзмәсе төзелеп, күзәтү үткәрелде.

"Юмор - шагыйрьнең табигатендә" - әдәби сәгать

Балалар язучысы, шагыйрь Шәүкәт Галиевның тууына 95 ел уңаеннан"Юмор - шагыйрьнең табигатендә" исем астында әдәби сәгать үткәрелде.Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштылар, шигырьләрен укыдылар, табышмакларга җавап бирделәр.

"Толерантлык - тынычлыкка юл"- мәгълүмат сәгате

16 ноябрь -Халыкара толерантлык көне уңаеннан"Толерантлык - тынычлыкка юл" исем астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Укучыларга толерантлык сүзенең нәрсә аңлатканы турында сөйләнелде. Алар конфликтлы ситуацияләрдән чыгу юлын эзләделәр, дуслыкка багышланган мәкальләрнең дәвамын әйтеп бирделәр.

"Великий мастер языка и слова" - презентация

Рус язучысы И.С.Тургеневның тууына 205 ел уңаеннан "Великий мастер языка и слова" исемле онлайн - презентация төзелде. Презентациядә язучының тормыш юлы, иҗаты Пыжмара авыл китапханәсе контактында яктыртылды.

"Конституция- ул дәүләтнең паспорты" - китап күргәзмәсенә күзәтү

6 ноябрь Татарстан Республикасының Конституциясе көне. Шул уңайдан "Конституция - ул дәүләтнең паспорты" исем астында китап күргәзмәсе төзелеп, күзәтү үткәрелде. Укучылар күргәзмәдәге китаплар белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар, конституция турындагы белемнәрен уртаклаштылар.

"Зур көч- халык бердәмлеге" - флешмоб

4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Ул безне бердәм булырга, ата - бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Шул уңайдан "Зур көч- халык бердәмлеге" исемле флешмоб үткәрелде.