«Заманча китап хәзинәләре: дөньяның иң зур китапханәләре»
Китапханәдә кече яшьтәге укучылар өчен «Заманча китап хәзинәләре: дөньяның иң зур китапханәләре» темасына китапханә дәресе узды
Китапханәдә кече яшьтәге укучылар өчен «Заманча китап хәзинәләре: дөньяның иң зур китапханәләре» темасына китапханә дәресе узды
"Китапстан' җәйге китап уку марафонына китапханәбезнең актив укучысы Абдуллина Илзирә катнашып, ахыргача башкарып чыга алды.
Танылган татар балалар язучысы Абдулла Алишның тууына 115 ел тулу уңаеннан китапханәдә «Абдулла Алишның әкиятләре илендә»дигән кычкырып уку сәгате узды. Чарага кече яшьтәге укучылар чакырылды.
Әдәби сәгать “Китаплы дөнья- иң кызык дөнья”. Китапханәдә шундый исем астында чара узды. Чарада катнашучыларның барысын да кызыклы, танып белү буенча һәм көлкеле биремнәр көтә иде.
Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, кече һәм урта мәктәп яшендәге укучылар өчен «Террорга каршы бергә» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды.
Шекә авыл китапханәсе, авыл клубы белән берлектә кече һәм урта мәктәп яшендәге укучылар өчен Татарстан Республикасы көненә багышланган «Чәчәк ат син Татарстан» дип исемләнгән уен-викторина уздырды.
22 августта балалар язучысы Леонид пантелеевның тууына 115 ел тулды. Язучының юбилее хөрмәтенә Шекә авыл китапханәсендә «Леонид Пантелеевның намуслы сүзе» әдәби сәгате уздырылды.
Россия флагы көне-россиялеләрнең барлык буыннары бәйрәме, бөек ил тарихына хөрмәт көне. Шекә авыл китапханәсендә яшүсмерләр белән «Россия флагы көне» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде
17-23 июль көннәрендә интернет челтәрендә IV Авылым гүзәллеге марафоны узды. Шекә авыл китапханәчесе шушы марафонда катнашып финалист дипломы белән бүләкләнде.
Китапханәдә, авыл яшьләре өчен, Пушкин картасы буенча “Җир сулышы” дип исемләнгән экологик квест-уен узды.
Россиядә, шулай ук башка илләрдә дә, «В лесу родилась елочка» җырын белмәгән кеше юктыр. Ә менә аны кем иҗат иткәнлеге һәркемгә дә мәгълүм түгел. Безнең зур дәүләтнең берничә буыны җырны халык иҗат иткән дигән фикер белән үскән. Китапханәдә рус һәм совет шагыйрәсе, язучы, яңа ел җыры авторы Р.А. Кудашеваның тууына 145 ел тулуга багышланган танып белү сәгате узды.
1 август - Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинның туган көне. Аңа 75 яшь тулган булыр иде. Бу көн хөрмәтенә китапханәдә кече яшьтәге укучылар өчен "Роберт Миңнуллинның яраткан әсәрләре буенча"әдәби сәгать үткәрелде.
Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көнендә китапханәдә киң даирә укучылары өчен "Наркомания-шаг в бездну" дип исемләнгән күргәзмә эшләде
22 июнь-Россиядә Хәтер һәм кайгы көне-тарихта иң фаҗигале даталарның берсе. Һәр ел саен бу көнне һәлак булганнарның исемнәрен искә алалар, митинглар һәм хәтер акцияләре үткәрелә.
1941 елның 22 июне халкыбыз хәтерендә иң авыр көннәрнең берсе булып саклана. Бу көнне, 82 ел элек Бөек Ватан сугышы – Россия һәм кешелек тарихында иң канкойгыч һәм каты сугыш башланды.Шул уңайдан китапханәдә “Тот самый длинный день в году” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады.
Арча Үзәк китапханәдә, якташ язучыбыз Рөстәм Галиуллин белән очрашуда булдык. Очрашуда сүз “Яңа татар пьесасы” бәйгесе өчен махсус иҗат ителгән "Көзге кайтаваз" пьесасы турында барды.
12 июнь-үзенчәлекле көн! Бу көнне һәркемнең күңелендә Бөек Ватаныбыз өчен горурлык хисе уяна. Бу бәйрәм-Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен милли бердәмлек һәм гомуми җаваплылык символы! Бу көн хөрмәтенә, укучылар игътибарына Россия тарихы һәм илебезнең бөек кешеләре турында китаплар тәкъдим ителгән мәгълүмати күргәзмә ясалды.
Элек һәр авылда Сабантуй бәйрәме уза иде. Заманалар үзгәрде, хәзер бу бәйрәм җирлеккә кергән авылларда чират буенча, авыл көне буларак уздырыла. Бәйрәмгә авыл халкы, читтә яшәүчеләр һәм тирә-як авыллардан кунаклар җыела. Нәкъ шундый бәйрәм быел Носы авылында узды. Без Шушмабаш авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре, бәйрәмне оештыручылар булдык.
6 июнь- бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның тууына 224 ел тула. Бу датаны билгеләп үтүнең иң яхшы ысулы-аның әсәрләрен уку, Пушкин дөньясын, аның дөньяга карашы чыганакларын аңларга тырышу. Бу мөһим дата уңаеннан Шекә авыл китапханәсендә, киң даирә укучылар өчен «Без яңадан Пушкин юлларын укыйбыз» китап күргәзмәсе эшләде.
Сабантуй алдыннан булачак батырларга бүләкләр җыю-борынгы йола, 3 июнь көнне Шекә авылында уздырылды.