“Яшьләр һәм закон: үз хокукларыңны ничек якларга?”
“Яшьләр һәм закон: үз хокукларыңны ничек якларга?”дигән темага яшьләр белән хокук белеме сәгате уздырдык.
“Яшьләр һәм закон: үз хокукларыңны ничек якларга?”дигән темага яшьләр белән хокук белеме сәгате уздырдык.
2019 нчы ел- “Эшче һөнәрләр елы” дип игълан ителгән иде. Бу темага белемнәрне ныгыту максатыннан Шекә авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Яшәү чыганагы хезмәттә”дип исемләнгән танып белү сәгате уздырдык.
11 нче декабрь көнне Шушмабаш мәдәният йортында “Яшәү дәрте бездә сүнмәгән” район бәйгесенең сайлап алу туры узды.
9 декабрь- "Ватан Геройлары" көне уңаеннан китапханәбездә "Батыр кем ул?" дигән темага әңгәмә үткәрелде.Укучыларга батырлык төшенчәсе аңлатылды. "Ватан Геройлары" көне турында мәгълүмат бирелде.
Календарьдагы күпсанлы бәйрәмнәр, тантаналы даталар арасында бер моңсу көн бар, ул – декабрь аенда билгеләнеп үтә торган Халыкара инвалидлар көне.Шул уңайдан без киң катлам китап укучылар белән бергә “Кайсыгызның кулы җылы” ” дип исемләнгән кичә оештырдык.
Китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре инвалидлар декадасы кысаларында, сәламәтлеге чикле авылдашларыбызның хәлен белергә бардык.
Китапханәбездә инвалидлар декадасына багышланган "Сынмас рухлы шәхесләр" күргәзмәсе куелды.
Шекә башлангыч белем бирү мәктәбенең 1-4 сыйныф укучылары өчен "Мин китап укыйм"әдәби марафонының кышкы этабы башланды.
Мәктәп укучыларының китапханәгә йөрүләре елдан - елга кими бара. Аларны ничек тә китап укуга тарту максатыннан Шекә башлангыч белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары арасында 2019 елның сентябреннән “Мин китап укыйм” әдәби марафоны старт алган иде. Көз айлары буенча алар китап укыдылар, һәр укыган китапны алмалар белән билгеләп кәрзингә җыя бардылар. Ноябрьнең сонгы көнендә без укучылар белән “Китап белем чишмәсе” темасына викторина уздырдык.
Әниләр көне хөрмәтенә китапханәбездә “Ак калфак оешмасы” әгъзалары белән “Бер күрешү үзе бер гомер” дип исемләнгән әдәби тематик кичә уздырылды.
Ноябрьнен соңгы якшәмбесе шәфкать ияләре- Әнилэр көне буларак бәйрәм ителә. Шул уңайдан китапханәбездә " Иң кадерле, иң хөрмәтле, булсын җирдэ әнилэр" китап кургәзмәсе куелды.
Газет-журнал каталоглар яңарту эшендә актив катнашкан китап укучылар , минем булышчыларым
Сәнгать мәдәниятнең зур өлешен тәшкил итә..Шул максаттан без укучылар белән сәнгать иленә сәяхәт итеп белешмә сәгате уздырдык. Кино, архитектура, музей, музыка, теарт сәнгате буенча әңгәмә оештырып, кызыклы сорауларга җаваплар эзләдек. Соңыннан укучылар “Мәдәни марафон”да катнашып онлайн тест үттеләр.
Шекә башлангыч белем бирү мәктәбенең 4 сыйныф укучысы, Зилә Локманова «Яраткан китабымның авторына хат” Республикакүләм эпистоляр жанрда хат язу бәйгесенең район этабында катнашкан өчен бүләкләнде.
1989 елның 20 нояберендә Бала хокуклары турында конвенция кабул ителгән көн. Шул конвенция белән таныштыру максатыннан без уен формасында “Бала, үз хокукларыңны бел!” дигән девиз белән чара уздырдык.
9 нчы тапкыр Дөньякүләм "Әдәби марафон" проекты үткәрелде. Әлеге проектта китапханәче Локманова Г.Х. да катнашты. Ул 21 көн буе татар язучыларының әсәрләрен укыды, алардан өзекләрне социаль челтәрләргә (Инстаграм, ВКонтакте) урнаштырып барды һәм финалга чыкты.
Шекә авылы клубында Шекә авылында яшәүче гражданнар җыелышы узды. Җыелышта авыл советы рәисе Вәзир Сәгыйтов 2018-2019 елларда эшләгән эшләргә отчет ясады.
Без 1 сыйныф укучылары белән мәдәни көндәлек битләренә сәяхәт оештырдык. Театраль Татарстан бүлеге буенча белемнәрне ныгытып биремнәрен эшләдек, кроссвордны чиштек.
Киң катлам китап укучылар өчен "Хатын-кыз матурлыгы серләре" темасына мастер класс узды.
Бу кичне “Ак калфак” оешмасы членнары белән бердәмлектә чын сәнгать дөньясында булдык