Халыкара инвалидлар көне уңаеннан , физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан, башлангыч сыйныф укучылары өчен, китапханәдә “ Изгелекнең чиге юк " дигән темага мәгълүмати-танып-белү сәгате үткәрелде.
Без ВИЧ-инфекция эпидемиясе һәр кешенең сәламәтлегенә җитди куркыныч булган дөньяда яшибез. 1 декабрь көнне китапханәдә Бөтендөнья СПИД профилактикасы көненә багышланган чаралар узды. Чараның максаты-сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвешен пропагандалау.
“Ана көне” - иң җылы, иң кадерле бәйрәм. Бу бәйрәм елдан-ел безнең йортларга керә бара. Һәр кеше өчен буыннан буынга әни - тормышта иң төп кеше.
"Бала хокуклари-нәрсә ул?" танып-белү викторинасы башлангыч сыйныф укучылары белән китапханәдә үтте.
2021 елның 11 ноябре-Федор Михайлович Достоевский (1821-1881) тууына 200 ел.Бу көн уңаеннан китапханәдә «Мир Достоевского»дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде.
Китапханәбезнең иң актив укучысы Локманова Зилә Рәис кызы «Яраткан китабымның авторына хат” Республикакүләм эпистоляр жанрда хат язу бәйгесенә катнашты.
4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Бу көн — илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.
Милләтебезнең данлыклы кызы, танылган композитор Сара Садыйкованың тууына 1 ноябрь көнне 115 ел тулды
30 нчы октябрь – дәҺшәтле һәм куркыныч елларны искә төшерүче дата буларак, китапханәдә көн дәвамында киң катлам укучылар өчен мәгълүмат көне уздырылды.
30 октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Шомлы шәхес культы еллары илебез халкы тарихында миллионлаган кешеләрне хаксыз рәвештә җәзалавы белән кереп калган куркыныч бер дәвер ул. Шул уңайдан китапханәдә башлангы сыйныф укучылары катнашында мәгълүмат сәгате үтте.
Шекә авыл китапханәсе «Ак чәчәк»хәйрия акциясенә кушылды. Ак чәчәк-шәфкатьлелек, мәхәббәт һәм игелек символы, чисталык, өмет һәм яңарту символы. "Ак чәчәк — - битараф булмаган кешеләрне, йөрәкле кешеләрне берләштерә торган уникаль чара һәм кече яшьтәге китап укучылар белән "Ак чәчәкләр-мәрхәмәтлелек билгесе"темасына мастер-класс үткәрде.
20 октябрь көнне Татарстанның күренекле язучысы Нәбирә Гыйматдиновага 65 яшь тулды. Шул уңайдан китапханәдә "Сүз тылсымлы дәва" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Күргәзмәдә язучының китаплары, язучы турында мәгъләмат тәкъдим ителде. Китапханәче китапханәгә килгән киң катлам укучылар белән "Синең бер тамчы караңа" дип исемләнгән әдәбият сәгате уздырды.
Саратов өлкәсе «А.С. Пушкин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өлкә китапханәсе» оештырган бөтенроссия уку көне акциясендә безнең китапханәнең иң актив укучысы Абдуллина Илзирә катнашты.
Китапханәдә "Авыл хуҗалыгы һөнәрләре" темасына викторина узды, чара һөнәр сайлау, хезмәт һәм тормыш өчен һөнәрнең әһәмияте, шулай ук авыл хуҗалыгы һөнәрләре белән кызыксынуны арттыру турында укучыларның күзаллауларын киңәйтү максаты белән оештырылды.
6-8 октябрь көннәрендә китапханәдә "Сәламәтлек сагында"дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Китапханәче китапханәгә килгән киң даирә укучылар белән "Саулыгым, байлыгым"дип исемләнгән мәгълүмати әңгәмә үткәрде.
4 октябрь көнне кече яшьтәге китап укучылар өчен Бөтендөнья хайваннарны яклау көненә багышланган «Әдәби зоопарк» исемле викторина үткәрелде.
1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә . Авылыбызның иң өлкән кешеләре, тыл ветераннары Асия апа Шәйхиева, Бәдәр апа Әсәдуллина, Хәсәнә апа Кашапованы бәйрәм белән котладык.
Мошенниклык очраклары ешаю сәбәпле, авыл халкы өчен "Сак булыгыз, мошенниклар!» профилактик акциясе уздырдык.
Өлкәннәр көне уңаеннан мәдәният өлкәсендә озак еллар китапханәче булып эшләп лаеклы ялга чыккан Мәрьям апа Халиуллинаны, Рәзинә апа Ахметзянованы бәйрәм белән котладык.
Китапханәдә «Көз килде, уңыш булды»дигән бәйрәм узды. Урамда салкын, ә бездә җылы, дустанә атмосфера хөкем сөрде. Балаларга кунакка көз кызы үзе килде (китапханәче Локманова Г. Х).