Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Яңалык

“Сәхнәдә-КИТАП!” Театраль тамаша

Китапны укучыга тагын да якынайту максатыннан китапханәбезнең актив китап укучылары, мәдәният йортының үзэшчән театр коллективы авыл халкына драматург, прозаик һәм актёр Аманулланың (Әмир Аман улы Камалиев) “Итәкле кияү” спектаклен тәкъдим итте.

“Мәрхәмәтле Татарстан” Эстафета

“Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” уңаеннан, “Мәрхәмәтле Татарстан” эстафетасына кушылып, Хәсәншәех авыл китапханәчесе өлкән китап укучылары янында булды, хәлләрен сорашты, матур эчтәлекле китаплар тәкъдим итте.

“Мин яратам сине, тормыш!” Бәйрәм кичәсе

8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Хәсәншәех авылы мәдәният йортында “Мин яратам сине, тормыш!” дигән искиткеч рәхәт, бай эчтәлекле бәйрәм кичәсе үтте.

“Толстойны укыйбыз”

Хәсәншәех авыл китапханәсендә Татарстанда Л.Н.Толстой елы уңаеннан “Толстойны укыйбыз” исемле чара үтте.

“Тукайлары, Җәлилләре, Туфаннары булган тел” Туган тел кичәсе

21 февраль, Халыкара туган тел көне уңаеннан, Хәсәншәех авыл китапханәсе Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган “Безнең тамырлар. Фольклор укыйбыз” акциясенә кушылып “Тукайлары, Җәлилләре, Туфаннары булган тел” туган тел кичәсе үткәрүдә катнашты.

“Иң татлы тел-туган тел” Күңел ачу фольклоры

Хәсәншәех авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә С.Т.Аксаков исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен Ульяновск өлкәсе китапханәсе оештырган “Безнең тамырлар. Фольклор укыйбыз” Бөтенроссия акциясендә катнашып мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән “Иң татлы тел-туган тел” исемле күңел ачу кичәсе үткәрде.

“Күңелләрдә ялкын кабызган талантлы язучыларыбыз” Әдәби прогулка

6 февраль Хәсәншәех авыл китапханәсе Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин һәм танылган шагыйрь, гаҗәеп рәссам Гакыйль Сәгыйровның тууына 80 ел тулу уңаеннан “Күңелләрдә ялкын кабызган талантлы язучыларыбыз” исемле әдәби прогулка әзерләде һәм үткәрде.

“Әдәби туган як” Әдәби сәхифә

Әлеге сәхифәбездә Хәсәншәех авыл китапханәсе каршында оешкан “Әдби туган як” түгәрәгенә йөрүче җирле шагыйрьләребезнең иҗатларын тәкъдим итәбез.

“Ир солтаны - 2017 ” Бәйге

Авыл җирлекләре арасында “Ир солтаны - 2017 ” район бәйгесенең чираттагысы 25 гыйнвар көнне Апаз авыл җирлегендә үтте. Биредә Апаз һәм Шушмабаш авыл җирлекләреннән 9 ир-ат көч сынашты. Искиткеч матур, күңелле кичә булды бу. Хәсәншәех авылыннан Әхтәм Әхмәтов беренче урынга лаек булды.

“Китапларда минем тормыш һәм язмыш” Әдәбият сәгате

Хәсәншәех авыл китапханәсе Татарстан республикасының халык язучысы, күренекле татар прозаигы һәм драматургы Аяз Мирсәет улы Гыйляҗевның тууына 90 ел тулу уңаеннан “Китапларда минем тормыш һәм язмыш” дип исемләнгән әдәбият сәгате үткәрде.

“Болгар иленең иң бөек галиме” Китап күргәзмәсе янында диалог-әңгәмә

Титаник шәхес, мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече, реформатор, фикер иясе, энциклопедист галим Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулган көнне Хәсәншәех авыл китапханәсендә “Болгар иленең иң бөек галиме” исемле диалог-әңгәмә үтте.

“Җир бизәге – туган авылым белән, мактанырлык минем хакым бар” Урам концерты

3 ноябрь көнне Хәсәншәех мәдәният йорты китапханә белән берлектә “Җир бизәге – туган авылым белән, мактанырлык минем хакым бар” исеме астында авыл клуб учреждениеләре арасында урам концертлары ярышлары оештырды.