Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Яңалык

“Китапханәдә кунакта” Очрашу

Бүген, 4 декабрь көнне Хәсәншәех авыл китапханәсе инвалидлар декадасы кысаларында инвалид-укучы Нуриева Гөлнурны үзенә кунакка чакырды.

“Һәрвакыт булсын Әни!” Кичә хөрмәтләү

28 ноябрь көнне Хәсәншәех мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм программасы булып узды, анда мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашты.

Мәүлет бәйрәмендә

24 ноябрь көнне безнең Хәсәншәех мәдәният йортында да Мәүлет бәйрәме узды.

“Чын күңелдән” Бәйрәм кичәсе

4 ноябрь-Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Хәсәншәех мәдәният йортында “Чын күңелдән” исемле искиткеч матур эчтәлекле бәйрәм кичәсе үтте.

“Тарихи романнар остасы” Әдәби сәяхәт

Бүген, 25 октябрь, халык язучысы, Тукай бүләге иясе, тәрҗемәче, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, драматург, “Ел кешесе” Нурихан Фәттахның тууына 90 ел тулу уңаеннан Хәсәншәех авыл китапханәсендә “Тарихи романнар остасы” дип исемләнгән әдәби сәяхәт узды.

Язучылар белән очрашу

6 октябрь көнне онытылмаслык бик матур вакыйга булды, туган авылы Мирҗәмгә иҗатташ дуслары белән галим, язучы Рифат Җамал кайтты.

“Бердәм агач утырту көне” Акция

Хәсәншәех авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре “Бердәм урман утырту көне» республика акциясендә актив катнаштылар.

“Таныш моңнар” Зур концерт

1 октябрь-Өлкәннәр көне уңаеннан авылдашыбыз, Муса Җәлил бүләге иясе Сурия Бариева, аның дуслары-халыкара һәм республика конкурслары лауреаты “Мирас” ансамле җырчылары авыл халкына истә калырлык искиткеч бәйрәм программасы тәкъдим итте.

“Алиш исеме күңелләрдә мәңге сакланыр...” Әдәби викторина

15 сентябрь көнне Хәсәншәех авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен Абдулла Алишның тууына 110 ел тулуга багышланган “Алиш исеме күңелләрдә мәңге сакланыр...” исемле виртуаль күргәзмә ярдәмендә әдәби танышу үтте.