Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Яңалык

“Төп йорт килене-2016” Бәйге

18 февраль көнне Апаз авылы Мәдәният йортында “Төп йорт килене” дип исемләнгән зона бәйгесе узды. Биредә 8 килен ярышты. Безнең өчен иң игътибарга лаеклысы Хәсәншәех авылыннан Алисә Зәкиева иде.

Экология дәресе “Мин табигать баласы"

4 февраль көнне Хәсәншәех авыл китапханәсе башлангыч сыйныф укучыларын Су саклау зоналары елы уңаеннан табигатебез турында сөйләшергә һәм авылыбыз чишмәләре буйлап виртуаль сәяхәткә чакырды.

“Аулак өй” Фольклор кичәсе

Халык авыз иҗаты әсәрләренә кызыксыну уяту, туган телебезгә, халкыбызның йола бәйрәмнәренә хөрмәт хисләре тәрбияләү максатыннан бездә 29 гыйнвар көнне, фольклор түгәрәгенә йөрүче укучылар белән “Аулак өй” кичәсе үтте.

Бездә Мәүлед кичәсе үтте

7 гыйнварда Хәсәншәех мәдәният йортында Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көненә багышланган Мәүлед кичәсе үтте. Бәйрәмне авылыбыз мәчете оештырды.

“Акча яхшымы, әллә начармы?” Тәрбия сәгате

Соңгы вакытта телевизорлардан, радиодан корупция ягъни ришвәтчелек күренешләре турында еш сөйлиләр. Аңа каршы көрәшергә кирәк диләр. Димәк, ришвәтчелек бик начар нәрсә булып чыга. Нәрсәдән килеп чыга икән сөң бу начар күренеш?

“Әдәби туган як” Әдәби сәхифә

Хәсәншәех авыл китапханәсе сезне Әдәбият елы кысаларында оешкан “Әдәби туган як” түгәрәгенә йөрүчеләр белән таныштыруын дәвам итә.

"Әнием-өебез кояшы"

28 ноябрь көнне мәктәп укучылары Әниләрне Хәсәншәех авыл Мәдәният йортына бәйрәм тантанасына җыйды.

Туган як җилкетә күңелне

2015 ел Россиядә Әдәбият елы кысаларында, безнең китапханәдә туган якның сәләтле кешеләрен барлау, иҗат итү теләге булдыру, иҗади сәләтне үстерү, иҗатларын авылдашларына тәкъдим итү максаты белән “Әдәби туган як” түгәрәге оештырылды. Аларның иҗатлары “Туган як җилкетә күңелне” исемле күргәзмәбездә урын алды. Бүген аларның кайберләре белән сезне дә таныштырып үтәсем килә.

Күңелемдә шигъри наз әле...

11 октябрь көнне Хәсәншәех Мәдәният йортында авылыбызның үзешчән шагыйре Тәбрис Фәхретдиновның иҗат кичәсе үтте.