Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Яңалык

Безнең китапханә “Безнең тамырлар. Фольклор укыйбыз” Бөтенрусия акциясендә катнашты

Хәсәншәех авыл китапханәсе Ульяновск өлкәсе С.Т.Аксаков исемендәге балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе оештырган “Безнең тамырлар. Фольклор укыйбыз” Бөтенрусия акциясендә катнашып Диплом белән бүләкләнде.

“Һөнәрләрнең була төрлесе" Күргәзмә

Хәсәншәех авыл китапханәсе эшче һөнәрләр елы кысаларында “Һөнәрләрнең була төрлесе" дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Анда иң популяр һөнәрләр турында китаплар тәкъдим ителде.

“Фольклор иленә сәяхәт” Фольклор кичәсе

Хәсәншәех авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре С.Т.Аксаков исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен Ульяновск өлкәсе китапханәсе оештырган "Безнең тамырлар. Фольклор укыйбыз» Бөтенроссия акциясендә катнашып мәктәпкәчә яшьтәге укучылар өчен “Фольклор иленә сәяхәт” дип исемләнгән фольклор кичәсе оештырды.

“Муса абый-балаларның якын дусты”

14 февраль Хәсәншәех авыл китапханәсендә Герой шагыйрь Муса Җәлилнең 113 еллыгы уңаеннан “Муса абый-балаларның якын дусты” дигән тема астында искә алу көне узды.

“Ленинград. Блокада. Батырлык” Патриотик сәгать

27 гыйнварда ил Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел тулуны билгеләп үтә. Шушы истәлекле дата уңаеннан Хәсәншәех авыл китапханәсе “Ленинград. Блокада. Батырлык” исемле патриотик сәгать әзерләде һәм үткәрде.

“Ут белән сак булыйк!” Әңгәмә + викторина

Янгын куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында Хәсәншәех төп гомуми белем бирү мәктәбенең актлар залында башлангыч сыйныф укучылары өчен “Ут белән белән са булыйк!" дип исемләнгән әңгәмә + викторина үтте.