Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Яңалык

“Җырыбыз булсын юлдаш” Ял кичәсе

Бездә әдәбият, сәнгатькә гашыйк, эш сөючән халык яши. Шуңа да китапханә, Мәдәният йортында төрледән-төрле чаралар булып тора. Безнең барлык чараларыбыз Мәдәният йорты белән берлектә уза һәм бик уңышлы килеп чыга.

Укучының мәдәни көндәлеге

16 нчы сентябрь көнне Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбендә “Мәдәният дәресе” үтте. Бу көнне башлангыч сыйныфларда укый торган 22 балага мәдәни көндәлек тапшырылды.

“Алгы сафларда атлаган Атилла” Китап тәкъдим итү кичәсе

“Алгы сафларда атлаган Атилла”- 20 нче гасыр әдәбиятенең иң оста вәкилләренең берсе булып танылган, озак еллар дәвамында прозаның төрле жанрларында бик тырышып һәм нәтиҗәле эшләп килгән язучы Атилла Расихның тууына 100 ел уңаеннан Хәсәншәех авыл китапханәсе оештырган виртуаль күргәзмә әнә шулай аталды.

“Без яшибез дуслык илендә”

10 сентябрь көнне Хәсәншәех авыл китапханәсендә Мәдәният йорты белән берлектә Татарстанда “Экстремизмга-юк!” айлыгы кысаларында “Без яшибез дуслык илендә” исемле дәрес үтте.

“Табигатькә экскурсия”

Мәктәп укучылары безнең китапханәнең иң якын дуслары. Алар һәрвакыт китапханәгә кайткан яңа китаплар белән танышып торалар, төрле масса чараларда актив катнашалар.

“Хәтер һәйкәлләре” Тантаналы митинг

“Үлемсез полк” акциясе кысаларында мәктәп укучылары кулларына Бөек Ватан сугышы геройларының портретларын, чәчәкләр һәм шарлар тотып, Җиңү паркына юл тоттылыр.

“Тукай бәйрәме”

26 апрель Хәсәншәех “Ромашка” балалар бакчасында Габдулла Тукайның туган көненә багышланган кичә үтте.

“Кино һәм китап” Әдәби кунакханә

Кино һәм китап бик тыгыз бәйләнештә. Иң беренче китап була, ә аннан соң шул әсәрләрне экранлаштыра башлыйлар. Әйбәт экранлаштырылган китапны карагач, күпләр аның китабын укырга ашыгалар.

“Һәр тарафтан Тукай җырын тоям, сукмагымда –Тукай эзләрен” Фестиваль

13 апрель көнне, Пөшәңгәр авылы мәдәният йортында Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган сәнгать фестивале үтте. Биредә Апаз авыл җирлегенә кергән Хәсәншәех, Апаз, Пөшәңгәр, Мирҗәм авыллары Мәдәният йортлары, китапханәләр катнашты.

“Габдулла Тукай әкиятләре-илһам чишмәсе” Иҗат күргәзмәсе

Республика балалар китапханәсе 3-4, 5-6 сыйныф укучылары өчен әнә шундый исемдә балалар иҗаты бәйгесе игълан иткән иде. Укучылар бу бәйгегә хайран гына эш тәкъдим итте. Һәм нәтиҗәле урыннарга да лаек булдылар.