“Исәнме, яңа китап!”
3 нче сентябрь көнне Хәсәншәех авыл китапханәсендә яңа кайткан китаплардан “Исәнме, яңа китап!” дип исемләнгән яңа китап көне үтте.
3 нче сентябрь көнне Хәсәншәех авыл китапханәсендә яңа кайткан китаплардан “Исәнме, яңа китап!” дип исемләнгән яңа китап көне үтте.
1нче сентябрь көнне Хәсәншәех төп гомуми белем бирү мәктәбендә Белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейка узды.
Хәсәншәех авыл китапханәсендә халык шагыйрьләре Роберт Минңнуллин һәм Равил Фәйзуллин юбилейлары уңаеннан “Ак кәгазъдә күңел нурлары” исемле әдәби сәгать үтте.
Хәсәншәех авыл китапханәсе матур әдәбият әсәрләрен яратып укучы өлкәннәрне әдәби скамейкага җыйды.
23 июнь көнне Хәсәншәех авыл китапханәсе табигатькә “Туган ягым, нинди гүзәл син!” исемле сәяхәт оештырды.
22 июнь-Хәтер һәм кайгы көненә багышланган хәтер сәгатебез “Сугыш хәтирәләре” дип аталды.
16 июнь көнне Апаз авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәме гөрләде.
Хәсәншәех авыл китапханәсендә Пушкин көне уңаеннан көндезге лагерь балалары белән “Пушкин әкиятләренә сәяхәт” исемле әкияти сәяхәт үтте.
1июнь-Халыкара балаларны яклау көнендә Хәсәншәех мәктәбе ишегалдында балалар өчен бәйрәм оештырылды.
Яңа әсәр-китап белән дус булган укучылар өчен һәрвакыт зур сөенеч. Шуңа күрә без тизрәк китап яратучы дусларыбызны сөендерергә ашыгабыз.
Бүген, 24 май, Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме гөрләп узды. Елдагыча әлеге бәйрәмгә без, мәдәният хезмәткәрләре дә чакырулы иде.
18 май Хәсәншәех авыл китапханәсе күренекле татар әдибе Н.Думавиның тууына 135 еллыгы уңаеннан 6 сыйныф укучыларын “Онытылмас шәхес” исемле ретро танышуга чакырды.
9 май көнне Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре, елдагыча, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгына багышланган бәйрәм парадында катнашты.
Күркәм гадәт буенча 8 май көнне Хәсәншәех авылында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган тантаналы митинг булып узды.
Хәсәншәех авыл китапханәсе С.Т.Аксаков исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен Ульяновск өлкәсе китапханәсе оештырган “Безнең тамырлар. Фольклор укыйбыз” Бөтенроссия акциясендә катнашты, Диплом белән бүләкләнде.
Хәсәншәех авыл китапханәсе, мәдәният йорты, мәктәп коллективы берлектә 26 апрель көнне Лесхоз поселыгының мәдәният йортында узган “Онытмыйк Җиңү батырларын, алар өчен үлем юк җирдә” исеме астында узган фестиваль-конкурсның зона турында катнашып, матур чыгышлар күрсәтеп кайтты.
26 апрель, Габдулла Тукай туган көндә, Хәсәншәех балалар бакчасында бөек шагыйребезнең туган көне уңаеннан “Тукайны укып үсәбез” исемле шигърият бәйрәме узды.
Хәсәншәех авыл китапханәсе Бөек Җиңүнең 73 еллыгы һәм китап атналыгы уңаеннан 8 нче сыйныф укучыларын үзенә сөйләшү, фикер алышуга җыйды.
Хәсәншәех авыл китапханәсендә фондны яңарту, яңа әдәбият белән тулыландыру максатыннан “Китапханәгә китап бүләк ит” акциясе үткәрелде.
Хәсәншәех авыл китапханәсе 6 сыйныф укучыларын “ТАССРның 100 еллыгын каршылап” исемле тарихи сәгатькә җыйды.