,,Алар даны мәңгелек”-митинг
,,Алар даны мәңгелек”-Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан тантаналы митинг.
,,Алар даны мәңгелек”-Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан тантаналы митинг.
Бәйрәм якынлашкан көннәрдә ветераннарыбызның өйләрендә булып аларга теләк,котлауларыбызны ирештердек.
Арча Үзәк китапханәсендә журналист, тәрҗемәче,якташ язучыбыз Мөнирә Сафина белән ,,Иҗатым гомер юлдашым”дип исемләнгән очрашуда катнашып, чыгыш ясадык.
Саклыйк, Җир-анабызны! Китапханә ,мәктәп укучылары белән берлектә, экологик марафон уздырды.
15 апрель-Экологик белем көне уңаеннан, төп мәктәп укучылары белән берлектә, ,,Табигать –кеше тәрбияләүнең бай чыганагы” дип исемләнгән мәгълумат сәгате уздырылды.
Россиядә Фән һәм Техника ,12 апрель- Космонавтика көне, кешенең беренче тапкыр галәмгә очуына 60 ел тулу уңаеннан укучылар белән ,,Галәм серләре” дип исемләнгән интеллектуаль уен уздырылды.
2 апрель –Балалар китабы көне уңаеннан,Яңа Кырлай авылында урнашкан модель китапханәдә булып, тәҗрибә уртаклаштык.
,,Бизәкләрдә күңел җылысы” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән осталык дәресе уздырылды.
Нәүрүз килде, яз җитте.Язны каршылау Дуслык бәйрәме буларак та әһәмиятле.Китапханә, төп мәктәп, мәдәният йорты белән берлектә уздырылып килүче әлеге кичә, ел саен язны каршы алу чарасы буларак үткәрелә.
,Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” буларак уздырылган тагын да бер матур , эчтәлекле кичәбез ,,Кунак бит ШОУ” дип аталды. Авыл җирлегенә караган Яңа Кишет, Иске Кишет, Кышкар авылыннан килгән кунакларыбыз әлеге чарада кунак булып ял итеп кенә калмадылар, үз һөнәрләрен күрсәтеп, күңел ачып, тамашачыларга онытылмаслык ял сәгатьләре бүләк итәргә дә өлгерделәр.
,,Шундый матур кешеләр бар!” Очрашуыбыз кунаклары-авылыбызның олы ихтирамга лаек, яшәү ямен, сүз тзмен белгән, татар халкына гына хас булган матур сыйфатларны үзенә туплаган остазларыбыз, тәрбияче- укытучыларыбыз –Мәрданова Рәкыйга Хафиз кызы, Хөснетдинова Разида Әнвәрбәк кызы, Шакирҗанова Әлфия Гарифҗан кызы
Китапханәдә урта яшьтәге укучылар белән,, Саулык-зур байлык" дип исемләнгән сәламәтлек сәгате уздырылды. ,,Сәламәтлек- байлыктан кадерлерәк” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.Авыл фельдшеры Люция Шәрипова заман чиренә әйләнгән ,,Наркомания” темасына багышланган әңгәмә уздырды.
23 февраль -Ватанны саклаучылар көне уңаеннан,китапханә, мәдәният хезмәткәрләре белән бергәләп ,,Солдатта булган диләр” дип исемләнгән очрашу кичәсе уздырды.Очрашуга килгән авылдашларыбыз армия хезмәтенендә үткән елларның истәлекләре белән уртаклаштылар.
Китапханәдә ,,Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы”уңаеннан 5-6 нчы сыйныф укучылары катнашында ,,Уйлыйк әле” исемле әдәби бәйге уздырылды.
уса Җәлилнең үлемсез батырлыгын укучыларга җиткерү максатыннан, 5-6 сыйныф укучылары белән бергәләп, ,,Муса Җәлил эзләреннән”дип исемләнгән әдәби кичә уздырылды.Әлеге кичәдә шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын яктырткан презентация күрсәтелде, ,,Исемең яши җирдә мәңгелек” дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
Россиядә ,,Хәрби Дан” көне уңаеннан Иске Кишет музей утарында авылыбызның ,,Ак калфак” берләшмәсенә йөрүчеләр белән ,,Сугыш каһарманы- авылым герое!”дип исемләнгән батырлык сәгате уздырылды
2021 нче ел- ,,Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы”уңаеннан мәдәният йорты белән берлектә,,Күңелле туган тел “ исемле уен-викторина уздырылды
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 135 еллыгы уңаеннан балалар бакчасында ,,Без Тукай оныклары” исемле чара уздырылды.
Халкыбызның кадерле ядкәрләре-өс киемнәрен барлау максатыннан, ,,Ак калфак" берләшмәсе белән бергәләп ,, Кием –кешенең йөзе” дип исемләнгән фольклор чара уздырылды.Бүгенге көндә нинди өс киемнәре яратып кулланыла, калфак, читек, камзул, яулыкларның кадере бармы? Алар турында ниләр беләбез?
Хәнәфи Бәдигыйнең 80 яше тулу уңаеннан китапханәбездә ,,Иҗат бакчасында” дип исемләнгән шигърият сәгате уздырылды.