Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

Яңалык

,,Онытылмаслык батырлык"- Батырлык сәгате

,,Онытылмаслык батырлык”.Тарихта 1943 елның 2 феврале Сталинград сугышында немец –фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне буларак билгеле.Китап укучылар өчен китапханәдә әлеге темага батырлык сәгате үткәрелде.

,,Фән һәм техника галәме”Мәгьлумат сәгате

2024 ел Татарстанда"Фәнни-технологик үсеш елы" дип игълан ителде. Китапханәдә ел вакыйгасына багышланган ,,Фән һәм техника галәме" дип исемләнгән мәгьлумат сәгате уздырылды.

,,Балачак бәйрәме"- Балаларны яклау көне!

Балачак бәйрәмнәре һәркемнең күңелендә саклана торган бәхетле мизгелләре белән кадерле.1 июнь- "Балаларны яклау көне" генә түгел, җәйге каникулларның башланган көн буларак та кадерле, куанычлы.

«Милли мәдәният саекмас чишмә»- ижади бәйге

“Арча Үзәкләштерелгән Китапханәләр Системасы” муниципаль бюджет учреждениесе тарафыннан игълан ителгән «Милли мәдәният саекмас чишмә» ижади бәйгесе кысаларында Яңа Кишет авыл җирлеге китапханәчеләре сынау тотты.

Җиңүчеләр билгеле !

Экология милли проекты нигезендә кулланылган батарейкаларны җыю акциясе тәмамланды.Җиңүчеләргә грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

«Рәсемнәрдәге табигать»- уен-квест

Китапханәдә кече яшьтәге китап укучылар өчен «Рәсемнәрдәге табигать»темасына уен - квест үткәрелде.Балаларга кошлар, хайваннар, бөҗәкләр, үсемлекләр турындагы китапларга күзәтү ясалды, викторина уздырылды.

,,Һәрвакыт булсын кояш!”-әдәби тематик кичә

Бөек җиңүнең 78 еллыгына багышланган митинг.Бәйрәм тантанасында тыл ветераннары, төрле елларда хәрби хезмәттә катнашкан авылдашларыбыз, Афган сугышы ветераннары, Украинадагы махсус хәрби операциядән вакытлыча ялга кайткан егетләребез Рәис Таҗетдинов, Илгизәр Хөсәенов, Марат Вәлиевлар катнашты.

«Йолдызларга юл»- Танып белү сәгате

12 апрель -Космонавтика көне уңаеннан мәктәп укучылары белән бергәләп «Йолдызларга юл»дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрелде. ,,Җир уллары галәм иңли” дип аталган китап күргәзмәсенә обзор ясалды.

"Табигать байлыклары"-экологик ассорти

15 апрель-«Экологик белем көне» уңаеннан кече яшьтәге мәктәп укучылары белән ,,Табигать байлыклары» дип исемләнгән экологик ассорти уздырылды. Экологик басмалар тупланган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

,,Без бергә!”,,Ярдәм янәшә” - Акция

Авыл җирлеге белән берлектә, махсус операциядә катнашкан егетләребезгә ярдәм итүне дәвам итеп,үзара килешү белән хезмәт иткән егетләрнең гаиләләренә гуманитар ярдәм күрсәттек.

Рәхмәт,сезгә, яхшы кешеләр!

Биектауда СВО да катнашкан егетләргә ярдәм йөзеннән бик зур эш башкарыла.Анда тегелгән киемнәр егетләребезгә туган як җылысын саклап илтсен, якташлары сәламен ирештерсен! Олы йөрәкле, максатчан, уңган Амалия Миңнуллина җитәкчелегендәге коллектив кызларының эшен күреп, сокланып кайттык!