Эковесна-2023"-экологик акция
Эковесна-2023".Татарстанда санитар экологик икеайлык башланып китте.Әлеге акциягә китапханә, мәктәп коллективы , мәдәният хезмәткәрләре дә кушылдык.
Эковесна-2023".Татарстанда санитар экологик икеайлык башланып китте.Әлеге акциягә китапханә, мәктәп коллективы , мәдәният хезмәткәрләре дә кушылдык.
Китапханәбездә ак калфаклы апаларыбыз белән кызыклы чара уздырылды. Кичәбезнең кунагы кече хаҗ сәфәреннән кайткан авылдашыбыз, ветеран укытучы, өлкән остаз, педагог - Фәридә Илдус кызы Габдрахманова. Ул сәяхәттә булган истәлекле урыннар , турында истәлекләре белән уртаклашты.
Арчабызда район күләмендә үткәрелгән"Милли хәзинә" фестиваль бәйгенең йомгаклау концертында чыгыш ясап,җиңүче дипломына лаек булдык.
8 март - Халыкара Хатын-кызлар көне.Бәйрәм көнендә ихтирамга лаек затларыбыз тыл ветераннарын хөрмәтләү максатыннан , яннарында булып, Арча муниципаль район башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриевның бәйрәм котлавын җиткердек. Өлкәннәр үзләре дә рәхмәт хисләрен, изге теләкләрен ирештерделәр.
Әниемә –бүләккә! 8 март Әниләр бәйрәме уңаеннан, китап укучыларыбыз белән истәлеккә букет әзерләдек.
Китапханәдә ,,Укытучы һәм остаз елы” уңаеннан, ак калфаклылар белән бергәләп ,,Укытучым белем моң язым,белем биргән өлкән остазым” дип исемләнгән кичә уздырылды.Кичәнең мөхтәрәм кунаклары- гомерләрен мөгаллимлек һөнәренә багышлаган авылыбызның ветеран укытучылары - Резедә Әнвәрбәк кызы һәм Әлфия Гарифҗан кызы.
"Бакчачы галәме". Китапханәбездә узган күргәзмә- киңәш бакчачыларның язгы эшләре вакытында килеп туган сорауларга җавап табу уңаеннан уздырылды.
"Халкыбызның күңел җәүһәрләре" Яңа Кырлай авылының китапханәсендә ихлас күңелле китап укучылар белән җылы,матур чарада катнаштык.Кичәне оештыручы хезмәттәшләрем Найлә Наил кызы Әхмәтҗанова, Алсу Ибраһимовага чиксез рәхмәт!
Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе оештырган "Образ учителя на страницах детских книг" Акциясенә бездә кушылдык.
итапханәбездә өр- яңа китап! 7 сыйныф укучылары белән бергәләп ,,Татарстан Республикасының табигате һәм табигый байлыклары" энцеклопедиясенә презентация үткәрелде.
23 февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан олы хөрмәткә лаек тыл ветераннарыбызны авыл җирлеге башлыгы белән бергәләп котлап, бәйрәм күчтәнәчләре тапшырдык.
21 февраль Дөньякүләм Туган тел көне уңаеннан китап укучыларыбыз белән бергәләп,,Милли тел- милләт җаны "дип исемләнгән Әдәби кафеда кунак булдык. Туган телебезнең иң татлы, иң матур икәненә тагын бер кат инандык.
"Тылсым көче бардыр бу кулларда". Арча үзәк китапханәсенең китап туплау бүлеге мөдире, безнең хезмәттәшебез кул эшләре остасы, татар халкының милли киемнәрен чигү остасы Гөлгенә Гарифулла кызы Хәсәнова белән очрашу булды. Әлеге чарада Яңа Кишет авылының "Ак калфак" оешмасы хатын - кызлары, укучылар, авыл җирлегендәге китапханә, клуб, мәдәният йорты мөдирләре, сәнгать җитәкчеләре катнашты.
Милли хәзинәләребезне барлау, киләчәккә тапшыру максатыннан ,китапханәдә ак күнелле апалар белән бергәләп,, Ядкәрләрдә— халкым рухы" дип исемләнгән кичә уздырылды. Әлеге чарада гаилә тарихына кереп калырдай кадерле ядкәрләр турында истәлекләр белән уртаклаштык.
Мәктәп укучылары белән ,,Без Россия гражданнары” исемле парламент дәресе уздырылды.
Мәктәп укучылары белән ,,Без Россия гражданнары” исемле парламент дәресе уздырылды.
Авылдашларыбыз белән бергәләп ,,Ярдәм янәшә!" акциясенә кушылдык.Хәрби операциядә катнашкан егетләребезгә ярдәм иткән барлык авылдашларыбызга рәхмәтлебез.
27 гыйнвар- Холокост корбаннарын искә алу көне уңаеннан китапханәдә укучылар өчен, Холокост фаҗигасенә дучар булган аяныч язмышлар турында язмаларны туплап , ,,Холокост- безнең хәтердә" исемле презентация тәкъдим ителде."Хәтерләргә авыр, онытырга ярамый" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
,,Солдатка хат"акциясенә кушылып китапханәдә китап укучылар белән бергәләп мобилизацияләнгән солдатларга котлау открыткалары эшләдек.
Китапханә мәдәният йорты белән берлектә,кече яшьтәге балалар өчен ,,Куян кызында кунакта” дип исемләнгән музыкаль композиция уздырды.