Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

Яңалык

,, Сугыш хатын-кызлар өчен түгел...”тыл ветераннарына хөрмәт күрсәтү

Татарстан Республикасында ,,У войны не женское лицо” , ,, Сугыш хатын-кызлар өчен түгел...” исемле социаль –гуманитар проэктын гамәлгә ашыру дәвам итә. Бүгенге хөрмәт, ихтирам, рәхмәт сүзләребез -сугыш чоры баласы, январь аенда үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен каршылаган Арсланова Гөлбәгыйрәм Вәлиулла кызына җиткерелде.

,,Татар теле-анам теле, милләтемнең бердәнбере” әдәби квест

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигеТатарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә 2021 нче ел- ,,Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” дип игълан ителде. Каникул көннәрендә әлеге уңайдан укучылар катнашында ,,Татар теле-анам теле, милләтемнең бердәнбере” әдәби квест оештырылды. елы” дип игълан ителде. Каникул көннәрендә әлеге уңайдан укучылар катнашында ,,Татар теле-анам теле, милләтемнең бердәнбере” әдәби квест оештырылды.

Әләм каршы алу

ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган әләмне каршы алу тантанасы.

,,Бергәләп укыйбыз”-Акция

Республика күләмендә уздырылган ,,Читаем вместе.Бергәләп укыйбыз”акциясенә кушылып, китапханәбезгә йөрүче кече яшьтәге балалар белән балалар язучылары иҗат иткән әсәрләрне кычкырып укыдык.

Авыл җыены

14 август көнне район һәм җирле җитәкчеләр катнашында ,,Авыл җыены” уздырылды.Җыенда ел вакыйгалары, ил көн яңалыклары турында сөйләшү әңгәмә алып барылды.ТАССРга 100, Бөек Җиңүгә-75, Районыбызга -90 ел тулу уңаеннан китап күргәзмәләре тәкъдим ителде.

,,Арча читекләре"

ТАССР га 100, Арчабызның 90 еллык юбилее уңаеннан Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы ,,Арча читекләре” рәсем конкурсы игълан итте.

,,Җиләкле тау итәгендә»

,,Җиләкле тау итәгендә» файдалы да, күңелле дә чарада катнашып үтте.Йола-бәйрәмнәребезне яңартып,буыннар арасындагы бердәмлекне саклап, җәй нигъмәтләрен башкаларга бүләк итеп изге ниятләрен тормышка ашырды алар.Матур бәйрәм чарасында Арча ,,Ак калфак”берләшмәсе вәкилләре дә катнашты.

,,Россия –великая наша держава”

12 июнь –Русия көне уңаеннан китап укучылар өчен ,,Россия –великая наша держава” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

,,Матбугат күңел көзгесе”- күргәзмә

Ел башыннан район күләмендә игълан ителгән ,,Матбугат көне” конкурсы кысаларында киң катлау укучыларыбыз өчен ,,Матбугат күңел көзгесе” дип исемләнгән күргәзмә эшли.

конкурс ,,Богатый мой Татарстан"

Татарстанның 100 еллыгы уңаеннан уздырылган рәсем конкурсында җиңеп, китап укучыбыз Ислам Йосыпов беренче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды.