,,Күңел җылысын кушып!" -Акция
,,Күңел җылысын кушып!"Китапханәбездә мобилизациядә катнашкан ир-егетләребезгә ярдәм итү максатыннан оештырылган акция башланып китте.
,,Күңел җылысын кушып!"Китапханәбездә мобилизациядә катнашкан ир-егетләребезгә ярдәм итү максатыннан оештырылган акция башланып китте.
Кече яшьтәге китап укучылар белән бергәләп ,,Без төрле, ләкин без бергә!” дип исемләнгән музыкаль кичә уздырылды.Бердәмлек көчен, милләтләр арасындагы дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыткан бу чарада төрле милләт уеннары, җырлар, биюләр башкарылды.
,,Матурлык эзләмә, яхшылык эзлә!,,Көзге мәрхәмәтлек" атналыгы кысаларында 7 нче сыйныф укучылары катнашында мәрхәмәтлелек акциясе уздырылды.Акциягә бердәм кушылып,һәркем үз өлешен кертергә тырышты. Әлеге күчтәнәчләрне балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни дусларыбызга бүләк иттек.
Мәрхәмәтлелек антасы кысаларында нәни дусларыбыз белән,,Бер рәхмәт мең бәладән коткара! "дип исемләнгән матур сүзләр күргәзмәсендә "сәяхәттә" булдык.
,,Тормышыбыз бизәге син, мәдәният"Башлангыч укучылары өчен ,,Укучының мәдәни көндәлеге"н тапшыру чарасы уздырылды. Әлеге чарада мәктәп китапханәче Фирюзә Равил кызы башлангыч сыйныф укучылары белән бергәләп мәдәният дөньясында сәяхәт иттек.
.Китапханәбездә көтеп алган дусларыбыз- китап укучыларыбыз белән кызыклы чара уздырылды. Мавыктыргыч уенда катнашып, катлаулы сорауларга җавап таптык, башваткычлар чиштек.
5 октябрь ,,Өлкәннәр көне” атналыгы уңаеннан , Яңа Кишет авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре, Яңа Кишет, Кышкар китапханәсе мөдирләре белән берлектә Симетбаш авыл мәдәният йортында ,,Сезнең гомер үзе батырлык!” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә уздырды.
Сәламәтлекне саклау, начар гадәтләрне кисәтү максатыннан, укучылар өчен ,,Яшик без дөньяны яратып" дип исемләнгән күргәзмә киңәш уздырылды.
3 нче сентябрь- Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне буларак билгеләп үтелә.Әлеге көннең әһәмияте, онытылмас Беслан фаҗигасе вакыйгаләрен укучыларга җиткерү максатыннан, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.Терроризмны булдырмау, саклану чаралары турында белешмә бирелде.
Белем көне укучылар, укытучылар гына бәйрәме түгел, ә бәлки мәктәп бусагасыннан атлап киткән әти-әниләрнең ветеран укытучыларның да көтеп алган, дулкынландыргыч , матур хатирәләрне бергә туплаган , зур әһәмияткә ия булган чара.Бәйрәм җитәкчеләр, кунаклар котлавы белән башланып китте.Әлеге чарада без китапханәчеләрнең дә катнашып, чыгыш ясавы бәйрәмгә матурлык өсти.Чөнки ел дәвамында китап укучы балаларга, мәктәп коллективына әйтелгән җылы сүзләр, изге теләкләр, иң нәни дусларыбыз беренче сыйныфка кер
22 август көнне, Россия флагы көне уңаеннан яшь буында дәүләт флагына ихтирам балалар өчен белән интеллектуаль уен уздырылды.
Ачык һавада уздырылган әдәби пикникта балалар яраткан китапларыннан шигырьләр укыдылар, табышмаклар әйтештеләр, әкиятләрне рольләргә бүлеп уйнап та күрсәттеләр.Бергәләп уйныйбыз “ дип исемләнгән уеннарны өйрәнеп уйнадылар,үзләре яратып укыган китапларын башкаларга тәгъдим иттеләр.Укып, уйнап, сөйләп, хәтта җырлап та күрсәттеләр. ,,Китаплы бала” дип исемләнгән күңелле конкурста катнашып, көч сынаштылар, кыскасы рәхәтләнеп табигать кочагында ял иттеләр.
22 июнь-Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан,, барыбыз бергәләп "Хәтер шәме" акциясенә кушылдык. Китапханәдә кече яшьтәге укучылар өчен ,,Хәтер уяу!” исемле мәгълумат сәгате үткәрелде.
Табигатьнең чисталыгын саклауда үз өлешебезне кертик!Әлеге девиз кысаларында укучылар белән бергәләп файдаланылган батарейкаларны җыю акциясенә кушылып бәйге игьлан иттек.Әлеге чарада катнашучыларның җиңүчеләренә грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырдык.
1 нче июнь –Балаларны яклау көне уңаеннан ,,Әй күңелле балачак!” исемле бәйрәм чарасы уздырылды.
Симетбаш авылында Шәҗәрә- буыннарның көмеш чылбыры! "- дип исемләгән шәҗәрә тапшыру тантанасы уздырылды. Якташыбыз Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутаты Шәфигуллин Лотфулла Нурислам улы инициативасы белән Татарстанның архив эше буенча дәуләт комитеты,,, Ядкарь" генеалогик узәге тарафыннан нәсел шәҗәрәләре булдырылды
Симетбаш авылында Шәҗәрә- буыннарның көмеш чылбыры! "- дип исемләгән шәҗәрә тапшыру тантанасы уздырылды. Якташыбыз Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутаты Шәфигуллин Лотфулла Нурислам улы инициативасы белән Татарстанның архив эше буенча дәуләт комитеты,,, Ядкарь" генеалогик узәге тарафыннан нәсел шәҗәрәләре булдырылды.
Китапханә, төп мәктәп, авыл җирлегенә караган мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә ,,Нәүрүз килде, яз килде!”- дип исемләнгән чара уздырылды.
2022 нче ел – Русиядә Халык сәнгате һәм Русия халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы елы уңаеннан мәктәпкәчә яшьтәге китап укучылар ,,Хәзинә сандыгы” дип исемләнгән фольклор чара үткәрелде.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән ,,Сезнең хакта сөйлим” дип исемләнгән тәрбия сәгате уздырылды.Гаиләнең иң кадле, иң кадерле кешеләре әти-әниләр турында шигырьләр, матур җырлар башкарылды.