Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

Яңалык

Күргәзмә- ,,Шүрәле могҗизасы"

Китапханәдә Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан , район күләмендә уздырылачак фестиваль кысаларында ,,Шүрәле могҗизасы” исемле күргәзмә оештырылды.

Фестиваль-,,Һәр тарафтан Тукай җырын тоям, сукмагымда – Тукай эзләрен”

Район күләмендә оештырылган фестиваль кысаларында 22 март көнне Яңа Кишет мәдәният йортында ,,Һәр тарафтан Тукай җырын тоям, сукмагымда – Тукай эзләрен” исемле әдәби музыкаль кичә уздырылды.

Экран артында тормыш.

2016 нчы ел Россиядә кино елы буларак, уңаеннан гомерләрен кино сәнгатенә багышлаган авылдашларыбыз, ягъни кинематографлар белән ,,Экран артында тормыш” дип исемләнгән очрашу уздырылды.

Төп йорт килене.Конкурс

Мәдәният йортында китапханә белән берлектә Район күләмендә уздырылган конкурс нигезендә ,,Төп йорт килене” бәйгесе уздырылды.

Мәүлет бәйрәме

Мәдәният йортында китапханә, мәдәният йорты ,авылыбызның дин әһелләре катнашында Мәүлид бәйрәме уздырылды. Китапханәче тарафыннан презентация тәкъдим ителде.

« Исәнме кыш»

Каникул көннәренең берсендә китапханәдә ,,Исәнме кыш!” исемле викторина уздырылды.

,,Чыршы әйләнәсендә”

5 январь көнне балалар өчен ,,Чыршы әйләнәсендә” дип исемләнгән чара үткәрелде

Кыш бабай кунак җыя

Яңа ел бәйрәме уңаеннан авыл халкы, кайткан кунаклар катнашында ,,Кыш бабай кунак җыя" дип исемләнгән Яңа ел кичәсе уздырылды.

"Әниләрнең күңеленә кояш сыйган"

,,Әниләр көне” уңаеннан китапханә, мәдәният йорты белән берлектә ,,Әниләрнең күңеленә кояш сыйган” исемле кичә уздырды. Тамашачылар игътибарына чакырылган гаиләләр турында презентация, ,,Әниләр күңеле гөлбакча” (кул эшләре ), ,,Әнкәйләргә һәйкәл салырлык” исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

"Безнең Тукаебыз"

Әдәбият елы тәмамланып Тукай елына аяк басканда китапханәдә иң яшь укучылар белән ,,Безнең Тукаебыз ” исемле музыкаль - композиция үткәрелде.Тукай әкиятләре, Тукай шигырьләренә нигезләнеп әзерләнгән бу чарада ,,Тукай туган бабабыз” исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.