«Китапханәчедән сора» белешмә хезмәте эшен камилләштерү фәнни-методик совет утырышында каралды

Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе порталында эшләп килүче «Китапханәчедән сора» белешмә хезмәте эшен камилләштерү Татарстан милли китапханәсенең фәнни-методик советы утырышында каралды. Белешмә хезмәтенең 2011 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләрен карау барышында фәнни-методик совет әгъзалары тарафыннан түбәндәге тәкъдимнәр ясалды: «Китапханәчедән сора» cәхифәсенең кереш өлешен тулыландырырга; библиографларның файдаланучылар белән өстәмә бәйләнешен тәэмин итү өчен сорау тексты белән бергә файдаланучының электрон адресы турында мәгълүмат бирергә (мәгълүмати сорау чикләренә төгәллек кертү яисә файдаланучыга киңәйтелгән әдәбият исемлеге җибәрү очрагында); «Татарстан Республикасының җыелма электрон китапханә каталогы» эшчәнлеге технологияләрен үзләштерүче муниципаль китапханәләр хезмәткәрләре өчен гамәлдә булган тематик исемлеккә яңа, махсуслаштырылган бүлек кертү.