2011 елның 5-9 декабрендә Татарстан китапханәчеләре өчен “Документларны предметлы эшкәртү” темасы буенча семинар үткәрелде

2011 елның 5-9 декабрендә Татарстанның республика китапханәләре китапханәчеләре өчен “Документларны предметлы эшкәртү” темасы буенча өйрәтүче семинар үткәрелде. Укуларны Россия Милли китапханәсенең хезмәткәрләре – системалаштыру һәм предметлаштыру бүлекчәсе мөдире Никольцева Н.П. һәм техника группасы мөдире Павленко Е.А. уздырдылар. Татарстан Милли китапханәсенең 17 хезмәткәре, Казанның Үзәк китапханәсенең, Республика яшүсмерләр китапханәсенең, Сукырлар өчен республика махсус китапханәсенең, Республика балалар китапханәсенең хезмәткәрләре семинарның тыңлаучылары булдылар. Семинар үткәрүнең максаты китапханә хезмәткәрләрен документларны предметлы эшкәртүгә өйрәтү булды. Татарстан Милли китапханәсе базасында узган лекцион һәм гамәли дәресләр документларны эчтәлекле эшкәртү нигезендә яткан предметлаштыру методикасын өйрәнүгә юнәлдерелгән иде. Өйрәтүче семинар “Татарстан Республикасының  Җыелма электрон китапханә каталогы”  мәгълүмати системасын камилләштерү эшендә тагын бер чара булды.