«Добровольцы – детям» бөтенроссия акциясе старт алды

«Добровольцы – детям!» дигән бөтенроссия акциясенең яңа этабына старт бирелде.  Аны авыр тормыш шартларында калган балаларга ярдәм фонды оештыра (https://www.fond-detyam.ru/).

Әлеге масштаблы проект авыр тормыш хәлендә калган балаларга һәм балалаы гаиләләргә ярдәм инициативаларын үстерүгә юнәлтелгән. Ярдәм фонды чараны Россия төбәкләре белән берлектә инде 11 нче ел гамәлгә ашыра.

Быел бу акция «Балалар –балаларга. Бергә булганда булдырабыз» дигән шигарь белән уза.

Аны оештыруда шулай ук Федерация советының социаль сәясәт комитеты, РФ иҗтимагый палатасының демография, гаиләне, балаларны һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклау комитеты, «Буменанг» балалар медиа берләшмәсе төбәкара иҗтимагый оешмасы катнаша. 

Акция барышында төп игътибар:

  • яшьтәшләренә ярдәм итү өчен, балаларны волонтерлык эшчәнлегенә җәлеп итү;
  • балалар арасында волонтерлыкны үстерүдә интернет ресурсларын куллану;
  • ялгыз калган өлкәннәргә, ветераннарга ярдәмгә килүче волонтерлык инициативалары;
  • волонтерлык эшчәнлегенә ятимнәрне, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны, инвалид балаларны, төрле сәбәпләр белән профилактик исәптә торучы балаларны җәлеп итү һ.б. юнәлешләргә биреләчәк.

2022 нче елда Бөтенроссия акциясен уздыру фондының төп партнерлары – Марий-Эл Республикасы, Төньяк Осетия-Алания Республикасы, Камчатка крае, Мәскәү өлкәсе, Ханты-Манси автономияле округы.

Акциядә катнашу тәртибе һәм кагыйдәләре белән сайтның махсус битендә танышырга була: https://www.fond-detyam.ru/vserossiyskaya-aktsiya-dobrovoltsy-detyam/2022/