Россия Федерациясе Президенты грантлары иҗади проектларга ярдәмгә килә

Россия Мәдәният министрлыгы ел саен мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә илкүләм әһәмияткә ия проектларга ярдәм йөзеннән, Россия Федерациясе Президенты  грантларын бирү буенча бәйге оештыра.

Грантка, мәдәният, сәнгать, мәгариф өлкәләрендә актив эшләүче (бу өлкәләрдә аерым эшләүчеләр яки мәдәният һәм сәнгать, фән-мәгариф учреждениеләрендә эшләүчеләр ) Россия гражданнары дәгъва итә.

Бәйге берничә юнәлеш, шул исәптән китапханә эше юнәлеше буенча үткәрелә.

Иҗади проектны гамәлгә ашыру өчен бирелә торган грантның күләме – 1 млн. сум.

2022 елда әлеге грантка дәгъва итүчеләр өчен гариза бирү һәм аны тутыру формалары Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы сайтында  урын алган. Тулырак: https://culture.gov.ru/documents/pravila-podachi-i-formy-zayavok-na-konkurs-2022-goda-na-soiskanie-grantov/

Грант алучылар исемлеге рәсми интернет-порталларда басыла:

РФ Президенты сайты  http://www.kremlin.ru/

хокукый мәгълүмат сайты http://pravo.gov.ru/

Белешмә мәгълүмат: 8 495 629-10-10 (1495), Санаева Светлана Борисовна