«Зур этнографик диктант» халыкара акциясе

Зур этнографик диктант Россиядә яшәүче халыкларның мәдәнияте белән таныштыручы, шулай ук этномәдәни грамоталылыкның гомуми дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирүче агарту проекты.

Бу проект идеясы Удмуртиядә туган. Җирле энтузиастлар рус теле буенча Тоталь диктант белән берлектә этнография буенча да белемнәрне тикшерергә карар иткән. Россиядә әлеге акция беренче тапкыр 2016 елда узды.

2021 елда акция Халыклар бердәмлеге көненә багышлана һәм 2021 елның 3 ноябреннән 7 ноябренә кадәр акциянең рәсми сайтында miretno.ru онлайн форматта узачак. Акциядә катнашу өчен сайтта теркәлергә һәм «Пройти диктант» төймәсенә басарга кирәк.

Диктант нәтиҗәләре 2021 елның 12 декабрендә - Россия Федерациясе Конституциясе көненә билгеле булачак.

Диктантның форматы – 30 сораудан торган тест. Шуларның 20 се барлык катнашучылар өчен дә бер үк, ә 10 сы һәр төбәкнең үзенчәлеген ачып бирә. Биремнәрне эшләргә 45 минут вакыт бирелә. Катнашучы иң күбе 100 балл җыя ала. Катнашу турындагы сертификатны да биремнәрне эшләп тапшыргач ук алырга була. Анда ничә балл алуың турында да күрсәтелә.

Татарстан Республикасының барлык халкын, шулай ук китапханә хезмәткәрләрен этнографик диктантта катнашырга чакырабыз.