«Үзенчәлекле караш. Online»

«Үзенчәлекле караш» −  «Сәнгать, фән һәм спорт» хәйрия фонды программасы. Фонд 2006 елда эшмәкәр һәм меценат Алишер Усманов тарафыннан оештырыла. Аның максаты − мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыру, илнең фәнни һәм спорт потенциалына ярдәм итү, күрү сәләте начар булган кешеләр проблемаларына игътибарны җәлеп итү һәм һәркемгә уңайлы социаль-мәдәни мохит формалаштыру. «Үзенчәлекле караш» программасы 2013 елдан гамәлдә. Ул  күрү сәләте төрлечә булган кешеләр өчен төзелгән. Программаның максаты − күрү буенча инвалидларга, аларның туганнарына һәм якыннарына ярдәм итү, әлеге темага битараф булмаган кешеләрне берләштерү.

Абилитацион чаралар түбәндәге практик дәресләрне үз эченә ала:

  • «Компьютер грамоталылыгы буенча дистанцион дәресләр»
  • «Күрмәүче кешеләрне ориентлашуга һәм мобильлеккә өйрәтү»
  •  «Ата-аналарга: балаларны ориентлашуга һәм мобильлеккә өйрәтү»
  • «Үз-үзеңә хезмәт күрсәтү: кулинария»
  • «Үзенчәлекле ата-аналар мәктәбе»
  • «Башлангыч һәм мәктәпкәчә ярдәм хезмәте».

Фонд эшчәнлеге һәм «Үзенчәлекле караш» программасы тәкъдимнәре турында мәгълүмат тарату, сукырлар һәм начар күрүчеләр арасыннан аның максатчан аудиториясен берләштерү өчен 2021 елның февралендә Идел буе федераль округының барлык субъектлары территориясендә «Үзенчәлекле караш. Online» мәгълүмати онлайн-кампаниясе үткәрелә.

Анда күрү буенча инвалид балалар һәм яшүсмерләр белән эшләүче махсус белем бирү учреждениеләре вәкилләре, сукырлар өчен төбәк китапханәләре, өстәмә белем бирү педагоглары, ата-аналар һәм, әлбәттә инде, төрле яшьтәге программадан файдаланучылар катнашачак. Кампаниянең төп вакыйгасы − 2021 елның февралендә Zoom платформасында ике белем бирүче һәм мәгълүмати вебинар уздырыла (анда катнашу өчен, китерелгән сылтама буенча үз компьютерыгызга программа урнаштырыгыз):

1 тема: «Үзенчәлекле караш». Практиклардан өйрән» программасы.

Уздыру вакыты: 16 февраль, 2021 ел. Мәскәү вакыты белән 15: 00 сәгатьтә.

Сылтама:

https://us02web.zoom.us/j/83218961715?pwd=OWhQNEwwanV..
Конференциянең идентификаторы: 83218961715
Керү коды: 208075

2 тема: «Үзенчәлекле караш» программасы белән яңа казанышлар вакыты». Уздыру вакыты: 19 февраль,  2021 ел.  Мәскәү вакыты белән: 15:00 сәгатьтә.  Сылтама:

https://us02web.zoom.us/j/82592372772?pwd=ZzlQdzk4aGl..

Конференциянең идентификаторы: 82592372772

Керү коды: 164241

Программа эшчәнлеге һәм гамәли дәресләр турында тулырак «Үзенчәлекле караш» мәгълүмати порталында белергә мөмкин.

(https://specialviewportal.ru/).