Городская библиотека - филиал № 12

«Китап-гаҗәеп бүләк» акциясе

12нче санлы татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсендә Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган «Китап - гаҗәеп бүләк» дигән хәйрия акциясе үтте. Акция кысаларында «Хәзинә» балалар клубы өчен әдәби китаплар җыелды. 14нче февраль көнне китапларны тапшыру өчен  клуб җитәкчесе  Әхмәтшина Ләйсән  балалар белән китапханәгә чакырылды. Китапханәче балаларны китап фонды һәм китапханә кагыйдәләре белән таныштырды, китап уку нәтиҗәсендә күп гыйлем алырга мөмкинлеге турында әнгәмә үткәрде, китапка багышланган канатлы сүзләр, мәкаль-әйтемнәр белән таныштырды. Кичә ахырында балаларга Абдулла Алиш әкиятләреннән төзелгән мультфильмнар күрсәтелде.