22 ноябрь 2024
Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда шагыйрь Дәрдемәнднең тууына 165 ел тулу уңаеннан «Мәгърифәтче әдип» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында әдәби әңгәмә узды. Китапханәче укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән таныштырды.
14 ноябрь 2024
Балалар китапханәсе – 3нче филиалда толерантлык көне уңаеннан «Дуслыкта - көч» дип аталган китап күргәзмәсе янында мәгълүмат сәгате узды. Китапханәче укучыларны толерантлык көнен билгеләп узуның тарихы белән таныштырды.
08 ноябрь 2024
8нче ноябрь көнне балалар китапханәсе – 3нче филиал китапханәчесе Гатауллина Назия «Татарча диктант 2024» акциясендә катнашты.
01 ноябрь 2024
Балалар китапханәсе – 3нче филиал китап укучыларны Нур Гайсинның иҗаты белән таныштыра. Нур Гайсинның «Ватаным өчен» дип аталган беренче шигъри җыентыгы 1937 елда дөнья күрә. Ул яшьләргә багышланган «Тайгада очрашу», «Айлы кичтә», «Өмет тулы хыялым», «Таныш моң» исемле җыентыклар авторы.
29 октябрь 2024
3 – нче филиалда балалар өчен татар матбугаты көне узды. Күргәзмәдә яшүсмерләр өчен чыга торган журналлар «Ялкын», «Сабантуй», кече яшьтәге балалар өчен басылып килә торган «Салават күпере» журналлары урын алган иде. Китапханәче балаларны әлеге басмаларның тарихы белән таныштырды.
17 октябрь 2024
Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда «Көзнең үз яме» дип аталган китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Китапханәче укучыларны китап күргәзмәсе белән таныштырды, көзнең яме һәм матурлыгы турында сөйләде.
11 октябрь 2024
Быел октябрь аенда балалар һәм үсмерләр өчен чыгучы "Сабантуй" журналына 100 ел булды. Шушы уңайдан балалар китапханәсе – 3 нче филиалда «Сабантуй" журналына - 100 ел» дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү узды.
07 октябрь 2024
Балалар китапханәсе – 3нче филиалда Рәшит Бәшәрнең тууына 75 ел тулу уңаеннан «Балалар язучысы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында әдәби әңгәмә узды . Китапханәче укучыларны әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Күргәзмәдә Рәшит Бәшәрнең «Сандугачлы бишек», «Түгәрәк җир», «Йолдызлы тай» һәм башка китаплары урын алган иде. Балалар әдипнең «Түгәрәк җир өстендә» шигырен һәм «Ат йөреше» хикәясеннән өзекне кычкырып укыдылар . Рәшит Бәшәр Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйм
23 сентябрь 2024
Балалар китапханәсе – 3нче филиалда Шамил Рәкыйповның тууына 95 ел тулу уңаеннан «Каләме белән батыр» дип аталган китап күргәзмәсе янында әдәби әңгәмә узды. Китапханәче укучыларны авторның иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Күргәзмәдә «Кызлар – йолдызлар » әсәренең төп геройлары булган Советлар Союзы Геройлары Ольга Санфирова һәм Мәгубә Сыртланова турында мәгълүмат алырга мөмкин булды.
13 сентябрь 2024
Балалар китапханәсе - 3нче филиалда балалар язучысы Абдулла Алишның туган көне уңаеннан 34 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен әдәби сәгать узды. Китапханәче балаларны әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.
04 сентябрь 2024
Балалар китапханәсе – 3 филиал фонды яңа китаплар белән тулыланды. Сезнең игътибарыгызга «Бергәләп укыйбыз» сериясендә чыккан «Беренче адым», «Беренче көн», «Беренче рәхмәт» китапларын тәкъдим итәбез.
28 август 2024
Балалар китапханәсе – 3нче филиалда Татарстан республикасы көне уңаеннан «Татарстан – минем Ватаным» дип аталган китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды.
16 август 2024
Балалар китапханәсе - 3нче филиалда шагыйрь Газинур Моратның туган көненә – 65 ел тулу уңаеннан «Шагыйрь һәм журналист» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында кычкырып уку узды.
26 июль 2024
Балалар китапханәсе – 3 нче филиал укучыларны Фәнил Галиев иҗаты белән якыннанрак танышыр өчен китапханәгә чакыра.
19 июль 2024
«Идел» журналының беренче саны 1989 елның июль аенда чыга. «Идел» журналы битләрендә яшь шагыйрьләр, музыкантлар, артистлар белән танышырга, башка өлкәләрдә уңышка ирешкән билгеле шәхесләр белән очрашырга мөмкин. Бу басмада яшьләр сулышы, аларның хыяллары һәм киләчәккә өметләре яктыртыла.
16 июль 2024
Балалар китапханәсе – 3нче филиалда Зиннур Мансуровның тууына 75 ел тулу уңаеннан «Халык шагыйре» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында әдәби әңгәмә узды. Күргәзмәдә әдипнең шигырьләр җыентыгы, балалар өчен иҗат ителгән китаплары, матбугат битләрендәге мәкаләләр урын алган иде.
10 июнь 2024
Балалар китапханәсе – 3нче филиалда «Сабантуй мизгелләре» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында кычкырып уку узды. Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, Сабантуй бәйрәменең тарихы белән таныштырды.
05 июнь 2024
Балалар китапханәсе - 3 нче филиалда татар матбугаты көне узды. Китапханәгә килгән укучылар татар телендә чыгучы журналлар белән таныштылар. Укучыларга «Сөембикә», «Гаилә һәм мәктәп», «Сәхнә», «Идел=Идель» һәм башка журналлар тәкъдим ителде.
30 май 2024
Тиздән балаларның көтеп алган җәйге каникуллары башлана. Шул уңайдан балалар китапханәсе 3 - нче филиал балалар өчен Татарстан язучыларының һәм шагыйрьләренең әсәрләреннән тупланган «Каникулга – кызыклы китап белән» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим итте.
17 май 2024
Энҗе Мөэминованың тууына 100 ел тула. Балалар китапханәсе – 3 нче филиал укучыларны Энҗе Мөэминованның иҗаты белән таныштыра. Энҗе Мөэминова озак еллар укытучы булып эшли. Үзенең шигырьләрендә гаилә , әхлак, хезмәт темаларын күтәрә.