Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Яңалык

Галәмгә сәяхәт

12нче апрель - Космонавтика көне уңаеннан укучылар белән "галәмгә сәяхәт кылдык".

“Карга боткасы"

Карга боткасы" бик борынгыдан килгән бәйрәм. Элек кешеләр язны кара каргалар алып килә дип санаганнар. Һәм язны каршылап "Карга боткасы" бәйрәме үткәрә торган булганнар. Без дә бүген Ашытбаш һәм Кысна башлангыч укучыларына бу бәйрәмнең тарихын аңлатып, "Карга боткасы " бәйрәме уздырдык.

“Дини бәйрәмнәр һәм йолалар!” очрашу кичәсе

Татарстан Республикасында хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман" исемле региональ проектны гамәлгә ашыру кысаларында Ашытбаш мәдәният йортында "Дини бәйрәмнәр һәм йолалар" дип исемләнгән очрашу булып узды. Анда үзләренең бөтен гомерләрен балаларга тәрбия һәм белем бирүгә багышлаган педагог, остазлар чакырылган иде.

Саяра эзләре буйлап... экскурсия

27нче март - халыкара театр көне буларак билгеләп үтелә. Менә шул дата уңаеннан, безгә Ашытбаш мәдәният йорты, китапханә һәм актив балалар хозурына "Саяра эзләреннән..." дип аталган бер бик матур чарада катнашырга насыйп булды.

“Яңа көн туды җиһанга төркичә вакыт белән!” фольклор бәйрәм

21нче март-яз фасылының төн белән көн тигезләшкән көне. Иске календарь буенча Яңа ел бәйрәме. Бу чарадан Ашытбаш авыл китапханәсе дә читтә калмады. Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, “Кояшкай” балалар бакчасында яз бәйрәмен билгеләп үттек.

“Без булдырабыз!” конкурс

5нче март көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә укучылар арасында күңелле ярыш булып узды. Анда 8-9 нчы класс укучылары катнашты.

“Без- бергә, без- бердәм!” волонтер белән очрашу

5нче март көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә райондашыбыз, Гыйззәтулиин Ирек Исмәгыйль улы белән әңгәмә оештырылды.Ул укучыларга волонтерларның кем булулары турында аңалатып, аларның нинди хезмәтләр башкарулары хакында сөйләде.

“Наркотиклар - сәламәтлекнең дошманы!" сәламәтлек сәгате.

Кешелек дөньясы каршында хәзерге көннең иң куркыныч афәте – наркомания һәм аңа каршы көрәш проблемасы тора. 1 март – Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көненә карата Ашытбаш авыл китапханәсендә сәламәтлек сәгате үтте.

“Образ учителя на страницах детских книг” акция

2023 нче ел- Россиядә Укытучылар һәм остазлар елы буларак игълан ителде.Шул уңайдан, Роберт Миңнуллин исемендәге республика балалар китапханәсе “Образ учителя на страницах детских книг” дип исемләнгән республика күләмендәге акция уздыра.

"Баш куям тезләреңә" драма

А. Әхмәтгалиева исеме китап яратучылар арасында "Ак читек", "Туташ", "Таллыкүлдә былбыл бар", "Баланнарда бал тәме" һәм башка әсәрләре белән таныш. 24нче февраль көнне Ашытбаш мәдәният йорты сәхнәсендә авторның "Баш куям тезләреңә" исемле драмасы күрсәтелде.

«Тамчы-шоу»

21 нче февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбе укучылары белән “Тамчы-шоу” уены үткәрелде.

“Каләмне корал итеп!..” патриотик сәгать.

15 февраль – яраткан шагыйребез Муса Җәлилнең туган көне. Бүген аны барлык җирләрдә искә алу кичәләре үткәрәләр. Бу чарадан безнең Аыштбаш авыл китапханәсе дә читтә калмады.

«Динебез – ислам, милләтебез- татар!»

13нче февраль көнне Ашытбаш мәдәният йортында бик матур кичә булып узды. Аны китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырды. Кичәбезгә кунакка авылдашыбыз, күрененеле укытучы, РСФСРның мәгариф отличнигы, “Ел хатын-кызы” республика күләм конкурсында җиңүче, мөслимәләр берлеге җитәкчесе – Рая Ахуновна Фатхуллина чакырылган иде.

“Пушкинны искә алабыз!” искә алу сәгате

10 февраль - А.С. Пушкинны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Ашытбаш авыл китапханәсендә бөек рус шагыйре Александр Пушкинга багышланган “Пушкинны искә алабыз!” дип исемләнгән искә алу сәгате булып узды.

“Зәңгәр күлдә ай коена!” әдәбият сәгате

9 нчы февральдә татар язучысы һәм шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 85 ел булып узды. Шул уңайдан Ашытбаш авыл китапханәсендә “Зәңгәр күлдә ай коена!” дигән әдәби сәгать үткәрелде

«Сталинград сугышы хәтердә» тарих сәгать

2 февраль - Россиядә Хәрби дан көне, немец-фашист гаскәрләрен Сталинград шәһәре янында тар-мар иткән көн. Ашытбаш авыл китапханәсендә бу сугышта совет гаскәрләренең немец фашист гаскәрләрен тар -мар итүенә 80 ел тулу уңаеннан «Сталинград сугышы хәтердә» тарих сәгате үткәрде.

уен-кичә "Аулак өй" батл

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында милли мәдәният үзенчәлекләрен саклап калу, татар халкында дини-милли үзаңны үстерү максатыннан чыгып, Ашытбаш авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә чара үткәрде.