"Аниматорлар көне"
28 октябрь көнне аниматорлар көне билгеләп үтелә. Менә без мәдәният хезмәткәре дә "Кояшкай" балалар бакчасына кунакка бардык. Балаларны мультфильм тарихы белән кыскача таныштырдык, аны ясау буенча аңлатма биреп үттек.
28 октябрь көнне аниматорлар көне билгеләп үтелә. Менә без мәдәният хезмәткәре дә "Кояшкай" балалар бакчасына кунакка бардык. Балаларны мультфильм тарихы белән кыскача таныштырдык, аны ясау буенча аңлатма биреп үттек.
Агымдагы “Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы” уңаеннан, Ашытбаш авыл китапханәсенд татар халкының милли киемнәре һәм бизәнү әйберләренә багышланган чара булып узды.
БМО рамкаларында үткәрелүче бәйрәмнәрнең берсе - Бөтендөнья почта көне. Шул уңайдан, 9нчы октябрь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә почта хезмәткәрләре катнашында түгәрәк өстәл булып узды. Хат ташучылрны бәйрәмнәре белән котладык.
Октябрьнең бише көнне, ел саен илебездә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Әлеге күркәм бәйрәм белән хөрмәтле мөгәллимнәребезне чын күңелдән котлыйбыз. Шул уңайдан, 5нче октябрь көнне Ашытбаш авылы китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре, остазларыбызны тәбрикләү өчен Г.Тукай исемендәге урта мәктәпкә бардылар.”
27нче сентябрь көнне Ашытбаш мәдәният йортында "Милли мәдәният саекмас чишмә" иҗади бәйге кысаларында Ашытбаш һәм Акчишмә авыл китапханәчеләренең иҗат бәйгесе узды. Язучы Ибраһим Гази иҗаты буенча "Онытылмас еллар кайтавазы" исемле чара залда утыручы китап яратучыларны битараф калдырмаган дип уйлыйм.
16нчы сентябрь көнне 13.30 сәгатьтә Ашытбаш авыл китапханәсендә кече яшьтәге укучылар өчен язучы Абдулла Алишның тууына 115 ел тулуга багышланган "Язучы да- Алиш, батыр да" дигән әдәби кафе үткәрелде.
30 август – республикабызда яшәүче барча халыкның уртак бәйрәме. Бәйрәм уңаеннан, 22 нче август көнне кече яшьтәге укучылар өчен Ашытбаш авыл китапханәсендә дәүләт символларын өйрәтү буенча патриотик чара үтте.
10 август көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә урта сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү дәресе узды.
28июнь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә урта, өлкән сыйныф укучылары өчен мастер-класс элементлары белән очрашу узды. Очрашуга татар орнаментларын кулланып бизәнү әйберләре ясау белән шөгыльләнүче останы чакырдык.
27 июнь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә, наркоманияне һәм башка зарарлы гадәтләрне профилактикалау максатыннан, урта, өлкән сыйныф укучылары өчен профилактик дәрес үткәрелде.
Илебездә 22нче июнь – хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелә.Шул уңайдан, Ашытбаш мәдәният хезмәткәрләре укучылар белән авылыбызның яу кырыннан кайтмый калган батырларын, шулай ук районыбыздан чыккан батырларны искә алып үттеләр.
17 нче июнь көнне лагерьдә йөрүче балалар өчен экология буенча кызыклы чара үткәрелде. Чара башында укучыларга “Нәрсә ул экология?”, - дигән сорау бирелде.
Сабантуе- татар халкының милли бәйрәмнәренең берсе санала.Ә бәйрәмгә бүләк җыю исә, шулай ук борынгыдан килгән йола, гореф-гадәт. 3нче июнь көнне Ашытбаш мәдәният хезмәткәрләре 2 җигүле ат, балалар белән милли йола буенча сабантуена бүләк җыярга чыктык.
1нче июньдә Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтәләр.Шул уңайдан Ашытбаш мәдәният йорты каршында балалар өчен күңел ачу чарасы үткәрелде.
18нче май - Халыкара музейлар көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Ашытбаш авылы мәдәният хезмәткәрләре Кушлавыч авылында эшләп килүче Тукаевлар музей - йортына сәяхәт кылды.
“Чиста яр буе“ акциясе күптән түгел генә игълан ителсә дә, без әлеге экологик чарада ел саен катнашып киләләбез. Акция кысаларында сулыкларны, елга-күл буйларын чистарту, тәртипкә китерү күз уңында тотыла.
15нче май - Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә. Гаилә ничек барлыкка килә? Беренче чиратта яратудан һәм бер береңне хөрмәт итүдән. Китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре югары класс укучылары белән бик четерекле темага багышланган китап укучылар конференциясе үткәрде. Тема буенча китап күргәзмәсе эшләп куелды һәм яшьләргә тәкъдим ителде.
Хәзерге заманда кешенең табигатькә карата саксыз карашы һәм мөнәсәбәте аркасында глобаль экологик проблемалар туды. Әгәр кешелек җәмгыяте якын киләчәктә табигатьне сакларга өйрәнми икән, алар үз – үзләрен һәлак итәчәкләр.
8нче май көнне бөек җиңүнең 78 еллыгына багышлап тантаналы чара үткәрелде. Бәйрәмне мәктәп, мәдәнинят хезмәткәрләре белән берлектә үткәрде.
26нчы апрельдә киң җәмәгатьчелек бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан Ашытбаш авыл китапханәсе дә мәдәният йорты белән берлектә, башлангыч класс укучылары өчен кызыклы чара үткәрде.