Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Яңалык

“Хуш киләсең, Сөмбелә!”

Татар халкында иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе –«Сөмбелә»уңыш бәйрәме. 24 сентябрь көнне Ашытбаш авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре укучылар өчен матур бәйрәм үткәрделәр.

"Әлифба" фильмын төшерүдә катнаштык

20нче сентябрь көнне районда Әлифба китабының тәүге авторлары, Татарстанның атказанган укытучысы Сәләй Гатат улы Вәгыйзов тормыш иптәше Рәмзия Вәгыйзова турында документаль фильм төшерүдә катнаштык.

“Яшь чагыңда яшьнәп кал!”

20 сентябрь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә күңелле кичә үткәрелде. Авыл китапханәсе хезмәткәре җирле яшьләр өчен күңел ачу программасы әзерләде.

"Идел җырчысы!" китап күргәзмәсе

Китапханәбездә талантлы якташыбыз,халык язучысы Гариф ага Ахуновның тууына 99 ел тулуга багышланган “Идел җырчысы!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли.

«Экстремизмга каршы бергәләп!»

4 сентябрь көнне 19.00 сәгатьтә Ашытбаш авыл китапханәсендә урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен экстремизм һәм террорчылыкны кисәтү чарасы узды.

Сау бул, җәй, исәнме, мәктәп!

28 нче август көнне беренче класска укырга керүче балалар өчен "Сау бул җәй, исәнме мәктәп!" исемле күңелле чара булып узды. Шунысы да куанычлы, әлеге чарага балалар әти - әниләре белән килгән иде.

“Музыкаль сәлам” очрашу кичәсе

23 нче август кичендә матур, җылы музыкаль очрашу кичәсе булып узды. Әлеге күркәм чарага, беренче чиратта яшьләр яратып тыңлый автор башкаручы Миләүшә Фатыйхова чакырылган иде. Төрле социаль челтәрләргә афишаның куелуы ярдәме тидеме, очрашуга тирә - як авыллар, хәтта күрше районнардан килүчеләр дә бар иде.

Карбыз бәйрәме

3 нче августта Ашытбаш мәдәният йорты каршында китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен карбыз бәйрәме үткәрелде. Барлык балалар да, гомумән барыбыз да бу тәмле, сусыл җиләкне яратабыз.

“Хәтерлик, онытмыйк!” хәтер сәгате

Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган 22 июнь көне - Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелә. Безнең бурыч - бу сугыш турында истәлекне саклау, аны безнең балаларыбызга, оныкларыбызга һәм оныкчыкларыбызга җиткерү.

"Китаплы җәй"

Ашытбаш авыл китапханәсендә "Китаплы җәй" дигән чара узды. Китапханәгә лагерьга йөрүче укучы балалар чакырылган иде. Китапханәче балаларга укуның файдасы турында сөйләде.

Пушкин әкиятләре буенча сәяхәт

6 июньдә, Александр Сергеевич Пушкинның тууына 225 ел. Ул бөтен чорларга даһи, рус һәм дөнья әдәбияты классигы. Аның исеме һәркемгә таныш

Сабантуйга бүләк җыю

Июнь башы – Сабантуйлар чоры. Авыл урамнары буйлап, Сабантуй бәйрәменә бүләк җыюлар башланып китә. Без дә әлеге матур гадәт буенча 2 җигүле ат белән авыл урамнары буенча, гармуннар уйнатып, йорттан йортка кереп Сабантуйга бүләк җыйдык.

“Яшәү чыганагы- балалар!”

1 июньдә бик матур җылы бәйрәм- халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә.Чараның төп максаты - күңелле һәм бәхетле балачак һәр сабыйда булырга тиешлеген өлкәннәрнең исенә төшерү. Бу бәйрәмне үткәрү- безнең Ашытбаш авыл китапханәсе һәм мәдәният йортының традициясенә әйләнә бара.

"Гаилә һәм аның күркәм гадәтләре".

18нче май көнне Ашытбаш мәдәният йортында "Гаилә һәм аның күркәм гадәтләре" дип исемләнгән матур, эчтәлекле чара булып узды. Иң элек гаилә темасын яктырткан китап күргәзмәсе эшләп куелды һәм киң катлам укучыларга тәкъдим ителде.

“Җиңү көне- олы бәйрәм бүген” бәйрәм кичәсе

8нче май көнне Ашытбаш мәдәният йортында Җиңүнең 79 еллыгына багышлап бәйрәм чарасы үткәрелде. Фойега “Батырлар даны-мәңгелек!”, “Безнең заман герое” дигән китап күргәзмәләре эшләп куелды Һәм авыл халкына тәкъдим ителде.

«Балаларга сугыш турында укыйбыз»

7 майда Ашытбаш авыл китапханәсе дүртенче тапкыр «Балаларга сугыш турында укыйбыз» XIII халыкара акциясендә катнашты. Акция нигезендә 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге балаларга һәм яшүсмерләргә сугышның иң аянычлы эпизодлары турында кычкырып уку тора.

“Китаплы гаилә-гыйлемле гаилә!”

Гаилә елы уңаеннан Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы авыл китапханәләре арасында "Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә!" дип исемләнгән иҗади конкурс игълан иткән иде.